ТАТ РУС ENG

Гыйльметдин Шәрәфкә (Уральск, 1907 ел, 5 июль)

1907 ел, 5 июль
Уральскидән Казанга


«Тарафыгызга тагы да «Шүрәле» вә «Тәрбиятел әтфальгә» сәрләүхәле шигырьләремне күндердем. Шуларны «Китмибез!» вә «Бездә истигъдад бар» шигырьләре белән бергә рисаләнең башына куярсыз. «Кечкенә генә бер көйле хикәя» (бу әсәр тиздән матбугатыбызда чыкса кирәк) сәрләүхәле шигырь басылмый калса да зарар итмәс зан итәм».


(Г.Тукайның Гыйльметдин Шәрәфкә 1907 елның 5 июлендә язган хаты. Хат (өзек) «Аң» журналының 1914 елгы 7 нче санында басылган Гыйльметдин Шәрәф истәлегендә («Тукай тугърысында истә калганнар») китерелгән. Беренче мәртәбә икенче дүрттомлыкка кертелгән. Текст журналдан алынган. Хатта телгә алынган «Шүрәле» һәм «Тәрбиятел әтфаль»гә» шигырьләре «Г.Тукаев шигырьләре»ндә (3 нче дәфтәр), «Китмибез!» исә «Габдулла Тукаев шигырьләре»ндә («Шигырьләр көтепханәсе»ннән 4 нче дәфтәр. Икенче кыйсем. — Казан: Шәрәф матбагасы, 1908. — 56 б.) басылган. (Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том: Истәлекләр. Юлъязмалар. Хатлар.
Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит.
нәшр., 1986. – 369 б.)
).


Комментарий язарга


*