ТАТ РУС ENG

Гыйльметдин Шәрәфкә (Уральск, 1907 ел, 9 июнь)

1907 ел, 9 июнь
Уральскидән Казанга


Хөрмәтле Гыйльметдин Шәрәф әфәнде!


Тарафыңызга заказной бандероль уларак «Әшгар мәҗмуга»мне йибәрдем. Шигырьләрнең мөкаддәм-моаххир басылуын рәкымнәр илә яздым. Үзеңез аерырсыз. Зинһар, яхшылап тәсхих итеп басыңыз. Азсынсаңыз, ушбу арада тагы бәгъзе тәхрират йибәрермен. Үзеңез дикъкатьләп карап чыгыңыз да, нәшер итәргә разый булсаңыз, миңа тизлек берлә 50 тәңкә акча йибәреңез. Ихтимал, андин соң Казанга үзем барып, китабымны лично тәсхих итеп бастырырмын. Әгәр разый булмасаңыз, китапны кире үземә кайтарыңыз. Инде мин Сезгә бөтенләй тапшырдым. Ничә мәртәбә бастырсаңыз да рөхсәт.


Җавап көтәм. 7 июньдә мәктүбеңезне алдым. Шартыңызны кабул итәмен, димешсез.


Бәндәңез Г.Тукаев
Адресым: г. Уральск, гост. «Казань», А.Тукаеву


Әшгар мәҗмугам — шигырьләр җыентыгым.
Мөкаддәм-моаххир — бер-бер артлы.
Рәкым — сан (цифр).
Тәсхих итү — карау-дөресләү.
Бәгъзе тәхрират — «кайбер шигырьләр, язмалар» мәгънәсендә.


(Г.Тукайның Гыйльметдин Шәрәфкә 1907 елның 9 июнендә язган хаты. «Казан утлары» журналының 1970 елгы 1 нче (гыйнвар) санында (факсимилесы Энҗе Кәримованың «Тукайның ике җыентыгы» исемле мәкаләсе эчендә; ачык хат) басылган. Беренче мәртәбә икенче дүрттомлыкка кертелгән. Текст журналдан алынган. Хат «Мәтбагаи Шәрәф» (соңрак «Үрнәк», «Мәгариф» дип исемләнгән) хуҗасы Гыйльметдин Шәрәфкә (1885–1943) җибәрелгән. Бу матбагада Тукайның күп кенә китаплары нәшер ителгән. Хатта сүз барган «Әшгар мәҗмуга»сы (шигырьләр җыентыгы) аерым китап булып 1907 елның ноябрендә, Тукай Казанга кайткач дөнья күрә: «Г.Тукаев шигырьләре» («Шигырьләр көтепханәсе»ннән 3 нче дәфтәр. Беренче кыйсем. — Казан: Шәрәф матбагасы, 1907. — 48 б.)
. (Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том: Истәлекләр. Юлъязмалар. Хатлар.
Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит.
нәшр., 1986. – 369 б.)
).


Комментарий язарга


*