ТАТ РУС ENG

Пирмөхәммәт Ниязовка (Уральск, 1904 ел, 11 декабрь)

1904 ел, 11 декабрь
Уральскидән Әстерханга


Мөхтәрәм әфәндем!


«Тәмәдден, яхуд Мәгарифе исламия» ичүн йибәрелмеш парәңез вакытында кәлмеш иде. Адрәсеңез дәфтәрә каид улынмыш иде. Фәкать «Тәмәдден» китабының вәгъдәсендә чыйкмасына беркач гозер вә сәбәбләр улды. Шимди у китаб синзур өченче дәфга уларак тәслим улынды. Без у китаби, иншаллаһе Тәгалә, шөбһәсез, бастырачагыз. Сезә һәм басылдыгы кеби эстәдегеңез кадәр йибәрәчәңез.


Уральск шәһәрендә Мөхәммәд Камил әл-Мотыйгый-Төхфәтуллин ичүн кантурщик


Габдулла Тукаев


Хатның хәзерге әдәби телгә тәрҗемәсе:


Хөрмәтле әфәндем!


«Мәдәниләшү яки Ислам мәгарифе» өчен җибәргән акчагыз вакытында килгән иде. Адресыгыз дәфтәргә теркәлгән иде. Тик «Мәдәниләшү» китабының вәгъдә ителгән вакытта чыкмавына бераз сәбәпләр булды. Хәзер ул китап цензурага өченче тапкыр бирелде. Без ул китапны, Аллаһе Тәгалә боерса, һичшиксез бастырачакбыз. Басылуы белән Сезгә дә теләгәнегез кадәр җибәрәчәкбез.

 

Уральск шәһәрендә Мөхәммәт Камил әл-Мотыйгый-Төхфәтуллин өчен конторщик


Габдулла Тукаев


(Г.Тукайның Пирмөхәммәт Ниязовка 1904 елның 11 декабрендә язган хаты. «Совет әдәбияты» журналының 1936 елгы 7 нче (июль) санында басылган. Беренче мәртәбә икенче дүрттомлыкка кертелгән. Текст журналдан алынган. (Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том: Истәлекләр. Юлъязмалар. Хатлар.
Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит.
нәшр., 1986. – 369 б.)
).


Комментарий язарга


*