ТАТ РУС ENG

Кечкенә сәяхәт

Бу ел апрель ахырында Казанның «Самолет» ширкәтенең «Тургенев» нам парахудына утырып, Әстерханга сәфәр иттем. Урыным 3 нче класста иде.
Парахуд эчендә кеше күп булса да, миңа ярарлык, сөйләшеп утырырлык берәү дә күренми иде.
Эчем пошкач, «приличия»-фәлән рамкасына кысылмаган, прастуй 4 нче класс халкы арасына чыга идем. Вакыйган, анда чыгу бушка китмичә, бер хили заман карап торырлык күренешләр булгалый иде.
Әнә анда ике марҗа, бер шешә артыннан икенчене бушатып, аракы эчеп утыралар. Камыр кеби изелгәннәр, аракыдан тамаклары карылган, «Самокат»тагы Петрушка тавышы белән җырлыйлар. Арадан бер урыс, чыгып, гармун уйный башлый, теге марҗалар, торып, ава-түнә бииләр. Тавышка бөтен 4 нче вә 3 нче класс халкы җыела.
Кәефле мәҗлес иясе марҗаларның бу кадәр халык җыелуына эчләре поша башлый. Чөнки, кыяфәтләре вә тавышлары көленеч булганга, халык алардан көлә. Арадан бәгъзеләре төрле сүзләр белән мыскыл итә. Шул арада мәҗлескә яланаяклы бер хулиган килеп утыра. Сорап та тормый, салып куйган аракыны алып каплый. Башына киткәч:
Милая Маруся,
Будешь ли моя?
Куплю пуд картошки,
Лопай как свинья, —
дип, вәли нигъмәтләре исерек марҗага мәдхия җырлый. Халык шаркылдап көлә. Мин дә эчемнән бу кешенең хиссияте минем «Ялт-йолт»та язган «Нечкә хиссият»емнән* дә дәкыйкърәк икән дип уйлыйм.
Мин урыныма керәм. Манзара һаман төрлеләнеп кала. Минем урыннан җырак түгел бер эскәмиядә җуан-җуан урыс мещаннары белән мещанкалары бар. Кайсы чәй эчә, кайсы сузылып ята; шунда бер борынын сөртеп утырган калын марҗа, үзе белмичә, яңлыш яулыгын төшереп җибәрә. Җуан урыслардан берсе аңар хитабән:
— Мадам, платок уронили, — ди.
Марҗа аңышып яулыгын ала.
Марҗаны тәнбиһ итүче урыска икенче берсе игътираз итә:
— Ник аңар «мадам» дисең, ул бит дама түгел — баба, — ди.
Тегесе:
— Соң, дама белән баба арасында ни аерма бар?
Әүвәлгесе:
— Дама бывает узкая, ә баба — широкая, — дип тәфсил итә. Халык көлешәләр. Минем дә күз алдыма «Державин»да йөргән нәзек дамалар белән Балык базарында куас сатучы юан бабалар килә.
Мин дә көләм.
Бераз ятып торган булам; йокы килми, күңелсез.
Тагы 4 нче класска таба аяк атлыйм. Мин чыгып барганда, бер зур корсаклы урыс, бармагы белән төртеп, әллә кемнәргә мине күрсәтә:
— Смотрите: барышня! — ди.
Минем хатыннар чәче кеби йомшак, озын чәчем җилкәмә салынып төшкән. Кулларым гадәттән тыш нечкә. Гәүдәм дә нәхиф булганга, чынлап та «барышня»га охшаганмындыр шул.
4 нче класста ары-бире әйләнеп җөрим, үзгәргән хәл юк. Баягылар баягыча.
Әйләнеп 3 нче класска кермәкче булсам, класс ишегендә теге зур корсаклы урыс тора. Ишектән мине кертми.
Һаман баягыча миңа төртеп:
— Смотрите: барышня! — ди.
Минем ачуым килә башлый да, зур корсаклыга карап:
— Дело не в том, — уберите-ка сперва ваше громадное брюхо! — дим дә, аны читкә төртеп, көчкә урыныма кереп утырам; бераз ятып йоклыйм.
Самарга җиттек. Мин Самарга кадәр чәй-шикәрне, тәмәкене, булканы — һәммә кирәк-яракны буфеттан алып килгән идем. Ул, бик кыйбат булганга, минем кесәмне шактый бушаткан иде.
Әле берничә сәгать кенә элек танышкан бер татарым белән Самарга чыктым. Анда тау башында утырган бер татар хәрчәүнәсенә кердек.
— Хәзер пешкән пилмән бармы?
— Юк, көтеңез, бик тиз хәзерләп бирәбез.
Минем бар курыккан нәрсәм парахудтан калу булганга, көтәргә разый булмадым. Аннан чыгып, пристаньдагы вак кибетләрдән чәй-шикәр, тәмәке, күмәч (үзем Әстерханга кадәр җитәр дип уйлаганча) бик күп итеп алдым.
Пристань төбендә:
— Горячие пельмени! Горячие, хорошие!** — дип, бер марҗа кычкырып утыра.
Якыннан уздым: чынлап та, чиләгеннән җылы пар чыга. Ач кешенең борыны гашыйк булырлык дәрәҗәдә тәмле ис тә килә. Марҗаның янына барып:
— Сколько стоят пельмени, бабушка?*** — дидем.
Егермесе биш тиен икән. Мәзкүр микъдар пилмәнне бер кечкенә касәгә салып бирде. Ашадым. Бик тәмле булды. Әбине чорнап алган рабочийлар вә әллә нинди хулиган кыяфәтле кешеләр:
— Мин баядан бирле көтәм. Миннән соң килгәннәр ашап киттеләр. Миңа төбен генә калдырасың,— кеби сүзләр белән кычкырышалар иде.

Вакыйган — чыннан да.
Бер хили заман — байтак вакыт.
Вәли нигъмәт — сыйлаучы.
Дәкыйкърәк — нечкәрәк.
Хитабән — эндәшеп.
Тәнбиһ итүче — искәртүче.
Игътираз итү — каршы килү (бәхәс итү).
Тәфсил итү — аңлатып бирү.
Нәхиф — арык.
Мәзкүр микъдар — шулкадәрле.
*«Нечкә хиссият»ем — «Ялт-йолт» журналының 1910 елгы 8нче (1 июль) санында «Шүрәле» дию белгәйсез» имзасы белән басылган «Гыйшык уты» исемле юмористик парча.
**Кайнар пилмән, кайнар, әйбәтләр.
***Әби, пилмән кыйбат торамы?
(«Кечкенә сәяхәт». «Ялт-йолт» журналының 1911 елгы 24нче (15 июнь) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган (ахыры күренми). Беренче мәртәбә өчтомлыкка кертелгән. Текст журналдан алынган. (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).

Комментарий язарга


*