ТАТ РУС ENG

*** («Бу көндә бер сарай ачты әһали…») 

***

Бу көндә бер сарай ачды әһали —
Гүзәлдер, мисле әндәр, кадре гали.

Гаҗибдер чәй вә аш әсбабе хали;
Мөрәттәб, монтазамдыр кәл-лөали.

Фираш идәненә зифа паласлар;
Мөзәйян һәр тараф — өстләр вә астлар.

Нәкышләнмеш вә һәр әтрафе миръат;
Түшәмдә парлайыр мисбахы мишкят.

Канадиле сираҗи биңзәр айә,
Мөшабиһ рәүнәкы «Йолдыз сарай»а.

Ятыр өстәлидә дөрлү җәраид,
Ки һәрберсе безем әхвалә гаид.

Гизәр әтрафидә вилданы сәйяр,
Нәмер итсәң, аңа гыйльманы тайяр.

Әлендә бунларың ширбәтләри вар,
Йөрештә җил кеби сөргатьләри вар.

Гүзәлдер һәр җире — гайрәтлә мәгъмур;
Әгәр күрсә калыр хәйрәттә фәгъфур.

Бу миһманханә улды шәһрә фаикъ —
Дәгел миһман, олугъ шаһларга лаикъ.

Будыр шатлык вирән дәрдле колүбә;
Колүбе шат улмаян — варсын клубә.

Ачылмыш яңы гөлләр, бәһрәләр зар,
Вә махсус сухтәләр чөн хөҗрәләр вар.

Җиһанда мисле надир бер клубдыр,
Сөрүрел-жан (вә) һәм нурел-колүбдер.

Улыб бер сүздә бер дәртле җәмәгать,
Чыгыб мәйданә, күстәрде сәнәгать.

Чалышыб, сарф идеб чук парәләр һәм
Дөзүбән дөрлү тәдбир чаралар һәм

Шөругь итсә, нәләр япмас бу милләт!
Шөругънең юклыгы — милләткә гыйлләт.

Дәвам итсен, яшәсен чук бу бөстан
Һәм улсын шөһрәте дилләрдә дастан.

Нә мәдх итсәм дә, нәфсем улмый канигъ,
Һаман мәдх итмәя мәйяле тамигъ.

Аны мәдхе сәнамыз та әбәддер,
Каләм гүя аны мәдхә әсәддер.

Нәмер — нә әмер.

Хәзерге әдәби телдә


Бу көндә кешеләр бер сарай ачтылар,—
Үзе гүзәл, тиңдәше аз, кадере югары.

Чәй һәм аш савытларының торышы гаҗәп:
Энҗеләр кебек тезелгәннәр.

Идәнендә — зифа паласлар;
Һәр ягы зиннәтле — өсләре дә, аслары да.

Һәр ягы көзгеләр белән бизәлгән;
Түшәмдә кандилләрдә шәмнәр балкый.

Кандилләренең шәмнәре айга охшый —
Бизәлүе «Йолдыз сарае»ныкына охшый.

Өстәлендә төрле газеталар ята —
Һәрберсе безнең хәлебезгә бәйле.

Әйләнә-тирәдә егетләр йөреп тора;
Ул егетләр ни кушсаң да әзер тора.

Боларның кулларында эчемлекләре бар;
Йөргәндә җилдәй тиз йөриләр.

Һәр җире гүзәлдер — тырышып эшләнгән;
Күрсә, Кытай патшасы да шаккатыр.

Бу кунакханә бөтен шәһәргә ямь бирде;
Түгел юлчыларга гына, олы шаһларга лаек.

Бу — кайгылы күңелгә шатлык бирә;
Күңеле шат булмаганнар — барсын клубка.

Әле генә гөлләр ачылган — язлар көнләшер.
Кунаклар өчен махсус бүлмәләр бар.

Җиһанда охшашы аз бер клубтыр —
Җанга шатлык һәм күңелләргә нур.

Бер теләктәге кешеләр бер сүздә булып,
Мәйданга чыгып, зур осталык күрсәттеләр.

Тырышып, күп акчалар тотып һәм
Төрле-төрле чаралар күреп,

Ниләр эшләмәс бу милләт, әгәр керешсә!
Милләтнең чире — керешмәүдер эшкә.

Дәвам итсен бу бакча, озак яшәсен,
Һәм шөһрәте телләрдә дастан булсын!

Күңел канәгатьләнми күпме мактасам да,—
Торасым килә мактап һаман да.

Аны мактавыбыз — мәңгелек;
Аны мактауда каләм — арыслан кебек.

(*** («Бу көндә бер сарай ачды әһали…»). Беренче тапкыр Икетомлыкның 1 нче томында (1943) басылган. Шигырьгә мондый искәрмә бирелгән:
«Бу шигырь «Фикер» газетасында басылырга әзерләнгән гранка хәлендә, Татарстан совет язучылары союзына элек Уральскида яшәгән Хәмидуллин фамилияле кеше тарафыннан тапшырылган. Хәзергә чаклы бер урында да басылганы билгеле түгел. Шигырьнең башына «3» цифры куелган. Бу цифр Шигырьнең алдында тагын ике бүлек булуын күрсәтә. Шигырьнең бу бүлеге Уральскида «Казан» исемле гостиница ачылуга багышланган булырга тиеш».
Искәрмәдә күрсәтелгән Хәмидуллин (Вәлиулла Хәмидуллин),  1907 елда «Фикер» газетасы К.Мотыйгый-Төхфәтуллин кулыннан алынгач, аның мөхәррире булып китә (нашире – Мортаза Гобәйдуллин).
Шигырь Мортаза Гобәйдуллинның «Казан» кунакханәсе ачылу уңаеннан языл ган, ләкин аның кыйраәтханәсендә (уку залында), «Фикер»нең 1905 елгы 4 декабрь санында язылганча, «бик күп гәзитәләр» куелмаганга күрә, шигырь басылмый калгандыр дип фараз йөртергә мөмкин. Башка сәбәп булуы да ихтимал.
«Бу көндә бер сарай ачты әһали»нең соңгы ике бәйте «Шигырь (Шималь яктан…)» әсәренең 12 нче һәм 13 нче бәйтләрен тулысынча кабатлый, шулай итеп, ике шигырьнең бер бәйләмне (циклны) тәшкил итүенә дәлил булып тора.
«Йолдыз» («Йолдыз сарай»ы) – Госманлы дәүләтенең солтаны Сәлим III (падишаһлык еллары – 1789-1807) тарафыннан әнисе Миһришаһ Солтан өчен төзеттерелгән. Солтан Габделхөмид II (1876-1909) заманында Госманлы дәүләтенең төп сарае булган.

(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


*** («Bu köndä ber saray açdı ähali…») >>>

Комментарий язарга


*