ТАТ РУС ENG

*** («Чөнанча бездә…») 

***

Чөнанча бездә Камил әл-Мотыйгый,
Ходаның әмренә монкат, мотыйгый,

Карар итде язарга журнал айлык,
Голүмнең мәнбәгы, әфкярә байлык.

Бу журналның наме «Гасрелҗәдид»дер,
Япышканларга һәм хәблел-мәдиддер.

Берең укып, берең улың сәмиган,
Япышыңлар бихәблилләһ җәмиган.

Аллаһың хәбле дидекем иэтиляф,—
Димәк, улыр иҗтинаб әз ихтиляф.

Ки сез, картлар, егетләр, дөхтәриләр,
Улың бу журнала һәп мөштәриләр.

Милләтә сәрмая һәм зур мал ирер,
Әүвәл уларак чыкан журнал ирер!

Һәр кимә үз дилилә тәфһим идәр,
Һәр лөзүмле шәйләри тәкъдим идәр.

Көйлеләр, карьялеләр дә карыйк,
Һәр кимә бәркъ ора нурый барикый;

Нитә көнәш тугъмасилә дәр бәһар,
Нурлана бу дөньяда һәр нә ки вар.

Эстәңез сезнең хәрир мәндилеңез,—
Иштә бу журнал ирер кандилеңез.

Журналың һәр кәгазе — миръатеңез;
Алдыңызда парлаян мишкятеңез.

Сезгә вафадар имеш талигъ фәләк:
Мондый зур нигъмәтләри тәкъдир кәрәк.

Шөкеридәлем журналың булганына;
Хәмедитә былбыл да ай тулганына.

Мәүлямез әмсалени итсен гадид,
Та ки улсын бәхтияр гасры жәдид.

Каләмне забт идеб вирдем ниһаять;
Буныңла иҗтиза итдем кифаять.

Шигырь бабында юк бәндә мәһарәт,
Фәкать бу тугърыда кыйлдым җәсарәт…

Намем Габдулла — алла бәндәсемен,
Җәмигы колларын шәрмәндәсемен.

Хәзерге әдәби телдә

Шулай итеп, бездә Камил әл-Мотыйгый
(Ул буйсынучан) Ходайның әмеренә буйсынып,

Карар итте чыгарырга журнал айлык.
Гыйлем, фикер чишмәсе бит ул — байлык.
 
Бу журналның «Гасрелҗәдит»тер исеме,
Укыганнарга — тотынып бара торган җеп төсле.

Берегез укыгыз да, берегез тыңлагыз,
Барчагыз Алла җебенә ныклап тотыныгыз.

Алла җебе дигәнем үзара якынаю, дуслашудыр,
Димәк, үзара каршылыктан, ызгыштан сакланудыр.

Эш шулай икән, сез, картлар, егетләр,
Кызлар — барыгыз да бу журналга язылыгыз.

Милләткә мая булыр, зур байлык булыр,
Беренче буларак чыккан журнал ич бу!

Ул һәркемгә үз телендә төшендерер,
Һәртөрле кирәкле нәрсәләрне тәкъдим итәр.

Авылда да, салада да алып укучыларына —
Барысына да, яктыртып, нурлар бөрки,

Ничек яз башында елмаеп кояш чыкса, шуның кебек,
Дөньядагы бар нәрсә дә нурлана.

Сез хыялланган ефәк яулык та —
Чынында шушы журнал, ул — сезнең шәмегез.

Журналның кәгазе — сезнең өчен көзге,
Алдыгызда яктыртылган чыраг ул.

Тәкъдир сезгә теләктәшлек белән елмая:
Мондый зур бүләкнең кирәк кадерен белергә.

Шөкер итик журналның чыгуына;
Сандугач та бит тулган айны мактый.

Алла мондый журналларның арттырсын санын,
Әйдә, яңа гасыр бәхетле булсын!

Ниһаять, каләмемне туктаттым язудан,
Шуның белән чикләнергә рөхсәт сорыйм.

Шигырь язарга миндә осталык юк,
Тик әле кыюлык итеп кенә яздым.

Исемем Габдулла — Алла бәндәсемен,
Алланың барлык колларыннан иң оялчаны мин.


Мотыйгый — буйсынучан дигән сүз; монда сүз уйнату.
Гасрел җәдит — яңа гасыр.

(*** («Чөнанча бездв Камил әл-Мотыйгый…»). «Мөфассал игълан»да «Голүмең бакчасында дулашалым, идәлем сәйран…» шигыреннән соң басылган. Астына «Г.Тукаев» дип куелган. Бу – шагыйрьнең матбугатта кулланган беренче имзасы. Совет чорында шигырь иң элек 1943 елгы академик басмада бирелә.
Текст «Мөфассал игълан»нан алынган. Шигырьнең беренче юлында «чөнанча» сүзеннән соң ялгышлык белән «дә» кушымчасы басылган.

(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


*** («Çönança bezdä…») >>>

Комментарий язарга


*