ТАТ РУС ENG

Бәйрәм вә сабыйлык вакыты

Сабый вактын сагынмакта һәр шагыйрь дә,
Ачы-тәмле хыялдыр бу һәр шагыйрьгә;
Бәйрәм җитсә, минем дә исемә төшә:
Уйнамакчы булам сыйбъян берлән бергә.

Төшә искә гарәфә кич яткан чагым,
Уйлап: «Кайчан таң?» — дип, ул атмаган таңым;
Тәти читек, тәти күлмәк-ыштаннарны
Баш астыма өеп куеп яткан чагым;

Таң алдыннан яңлыш йоклап киткән чагым,
Төшемдә дә нурлы бәйрәм көткән чагым;
Әнкәемнең тавышлары колагымда:
«Гает җитте, тор, аппагым! Тор, аппагым!»

Таң аткачдин урам буе чапкан чагым,
Мәгъсуманә ләззәт, хозур тапкан чагым;
Корбан ите, төрле тәмле аш өстенә,
Гает укып, көлә-көлә кайткан чагым. —

Уйласаң ул якты көнне, килә күз яшь;
Хозур ла соң! Инсан өчен бу хәл, бу яшь!
Бәйрәм көнне күктән җиргә нурлар ага,
Әйтерсең лә чыккан бу көн ике кояш!

Тәңре! Чигерче яшемне, синнән сорыйм;
Теләгемне синнән сормый, кемнән сорыйм;
Бәйрәм көнне генә сабый булып торыйм,
Рәхәтләнеп, сикреп, көлеп, уйнап йөрим!

Сыйбъян — балалар.
Мәгъсуманә — гөнаһсыз, пакь килеш.
Инсан — кеше.
(«Бәйрәм вә сабыйлык вакыты». «Әлислах»ның 1908 елгы 1 гыйнвар (13 нче) санында «Гъ.Т.» имзасы белән «Габдулла Тукаев диваны»на кертелгән. «Фөрьяд» шигыре белән янәшә нәшер ителгән. Текст «Әлислах»тан алынган.
Гарәфә кич — Корбан бәйрәме алды киче. Бу исем Мәккә шәһәреннән егерме чакрым төньяккарак урнашкан, озынлыгы 11-12, киңлеге 6,5 чакрым чамасы булган Гарәфәт тавы атамасыннан алынган. Ислам дине ышанулары буенча, оҗмахтан куылган Адәм белән Хаува нәкъ шул тауда очрашканнар. Мөселман дине кабул ителгәнче, тауның исеме Һилал дип йөртелгән, һәм ул мәҗүсиләрнең гыйбадәт кылу урыны булып исәпләнгән. Бүген исә Гарәфәт тавы — фәкать мөселманнарның изге хаҗ йолаларын башкара торган җире, бәйрәмнәр үткәрү урыны.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)). 


Комментарий язарга


*