ТАТ РУС ENG

Бишектәге бала

Бәхетле нарасыйдә! Тар бишек тә киң әле аңгар!
Ике ат бер тиен, диңгез тубыктан тиң әле аңгар!

Вәләкин бир заман, ул тик бераз үссен дә ир булсын;
Күренер киң җиһан аңгар кабердән һәм ләхеттән тар.


Нарасидә — яшь бала.
(«Бишектәге бала». «Әлгасрелҗәдид»нең 1907 елгы 15 апрель (4 нче) санында чыккан. Шулай ук «3 нче дәфтәр»дә (1907) басылган. Текст астына «Лермонтов», аннан соң «Г.Т.» дип куелган. Текст «3 нче дәфтәр»дән алынган.
Шигырь М.Ю.Лермонтовның «Дитя в люльке (из Шиллера)» (1829) исемле әсәреннән икътибас кылынып (файдаланып) язылган. Соңгысының тексты болай:
Счастлив ребенок!
И в люльке просторно ему: но дай время
Сделаться мужем, и тесен покажется мир.
Оригиналдан аермалы буларак, Тукай шигыре дүрт юлдан гыйбарәт.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


 

Комментарий язарга


*