ТАТ РУС ENG

Күрдегезме?

Әйа, и әһле ислам, күрдегез «Дөнья мәгыйшәт»не,
Ничек соң таптыгыз сез — бу кабахәт мәнбәгы шәпме?

Яшерми әйтегез миннән, китерми шөбһәне, шикне:
Мөхәррир, нашире кемдер — сыермы әллә ишәкме?

Оят бит бу, мөселманнар, бу нинди шарлатаннар бу?
Ходай орган җәһаләт бит ниләр кыйлдырмый, нишләтми?

Орынбур кальгасендә юкмыдыр һич тә хәдәсханә?
Нәчөн бу бәдбәхетләр матбага өстендә эш рәтли?

Кем ул «марҗалы», кемдер, санә Аллаһе ганилҗани,
Надан калган гомуми пишкадәмнәрдән дә пишрәкме?

Ничек язган икән ул сүзне, ул ахмак, исергән баш?
Тәгаҗҗеб, әллә ул зат һәр нәҗесләрдән дә писрәкме?

Дөрест, һәрбер халыкта бар дорыр мондый кара йөзләр,
Вәләкин һичбере милләткә мондый сасы иснәтми.


Әйа, и әһле ислам — и мөселманнар.
Мәнбәгъ— чыга торган урын, чыганак, чишмә.
Мөхәррир — редактор.
Җәһаләт — наданлык.
Кальга — шәһәр.
Хәдәсханә — бәдрәф.
Нәчөн — ни өчен.
Санә Аллаһе ганилҗани — бу җинаятьчедән Алла сакласын.
Пишкадәм — мәдрәсә программасын тәмам иткәч тә, аннан китмичә яшәүче карт шәкерт.
Пишрәкме — картракмы, искерәкме.
Тәгаҗҗеб — гаҗәп.
Пис — түбән, начар.
Бар дорыр — бар.

(«Күрдегезме?» «Фикер»нең 1907 елгы 2 апрель (13 нче) санына кушымтасында «Шүрәле» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган.
Дөнья мәгыйшәт (1906 елның 31 декабреннән — «Дөнья вә мәгыйшәт», нәширләре — Ш.Шәфигуллин, М. Дәүләтшин, мөхәррире — З.Хәйруллин, 1907 елның 13 апреленнән — «Дин вә мәгыйшәт» («Дин һәм тормыш»), нашире — М.Хөсәенов, мөхәррирләре — Ф.Даутов һәм Г.Ханисламов) — Оренбургта 1906-1917 елларда чыккан кадимче-консерваторлар журналы.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


 

Комментарий язарга


*