Тукай дөньясы

Мәхбүс

Габдулла Тукай (1907)

(Пушкиннән)

Утырам мин тимер читлек эчендә,
Каты кайгы, ачы хәсрәт эчемдә,

Караңгыда, каты җирдә, юештә,
Һаман бер төсле җирдә, бер рәвештә.

Күренде бервакытта бер яңа эш:
Ирек-иркендә үскән яшь каракош

Тәрәзәм алдына килде дә кунды,
Чукырга канлы калҗасын тотынды.

Шуны ул бер чукый, тагын да ташлый,
Очар төсле, канатын селкә башлый;

Чукый, йолка, вәләкин анда-санда
Карап-карап куя миңа табан да.

Бу моңлы иптәшемнең күз карашы,
Тагын да әллә нинди ят садасы

Дигән төсле була: «Мондин күчик без,
Канатлан син дә, сахрага очыйк без!

Азатлык кошлары без, әйдә, әйдә,
Бөрадәр! Тиз китик без шунда, кайда

Җәелгән ямь-яшел кырлар, болыннар;
Тавышсыз, тынсыз, аулак һәр урыннар.

Вә шунда, кайда диңгезләр төтен күк
Булып күренәдер күзләргә күм-күк.

Болытлар сәйритә анда, алара,
Алар артында зур таулар агара.

Вә шунда, кайда аулак, җил дә мин тик,
Йөрербез бергә-бергә — син дә мин тик».

 

Мәхбүс — тоткын.
Сада — тавыш, аваз.
Бөрадәр — туган.
Сәйритә (сәер итә) — күчеп йөри.
(«Мәхбүс». «Әхбар» газетасының 1907 елгы 12 декабрь санында басылган, шулай ук «4 нче дәфтәр»гә (1907) кертелгән. «Пушкиннән» дип куелган.
«Мәхбүс» - А.С.Пушкинның «Узник» (1822) дигән шигыреннән ирекле тәрҗемә вә икътибасы. «Узник»ның тексты түбәндәгечә:
Сижу за решеткой в темнице сырой.
Вскормленный в неволе орел молодой,
Мой грустный товарищ, махая крылом,
Кровавую пищу клюет под окном.
Клюет, и бросает, и смотрит в окно,
Как будто со мною задумал одно.
Зовет меня взглядом и криком своим
И вымолвить хочет: «Давай улетим!»
Мы вольные птицы; пора, брат, пора!
Туда, где за тучей белеет гора,                                 
Туда, где синеют морские края,
Туда, где гуляем лишь ветер...да я!..
А.С.Пушкинның шигыре 12 юлдан торса, Тукайның ирекле тәрҗемәсе 26 юл тәшкил итә.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904-1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)). 

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз