ТАТ РУС ENG

Охшату

(Лермонтовтан)

Бер җуләр һәм карт кокетка — икесе дә бер кеше:
Бер савыт инлек, бер уч кершән — аның белгән эше!

(«Охшату». «4 нче дәфтәр»дә (1907), «Габдулла Тукаев диванында» (1908) һәм берникадәр төзәтүләр белән «4 нче дәфтәр»дә дә (1909) урнаштырылган. Әсәр М.Ю.Лермонтовның «Эпиграмма» (1829) исемле шигыреннән иҗади тәрҗемә ителгән. Лермонтовта ул түбәндәгечә:
Дурак и старая кокетка — все равно:
Румяны, горсть белил — всё знание его!..
Текст «Габдулла Тукаев диваны»ннан (1908) алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)). 


Комментарий язарга


*