ТАТ РУС ENG

Театр

Халыкка дәрсе гыйбрәттер — театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.

Театр — яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Театр көлдерәдер, уйнатадыр,
Тагы үткән гомерне уйлатадыр.

Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең —
Көләрлек булса, булмаса — еларсың.

Күрерсең тормышың нинди: җитешме?
Җитеш булмаса, кай җире җитешми?

Төзәтерсең шуны, тәкмил итәрсең, —
Шулай шактый белем тәхсил итәрсең.

Үсәр яхшылыгың, син яхшы булсаң;
Җылы канлы итәр ул, вәхши булсаң.

Тигез күрә бөтен җанны театр:
Кирәк кол бул, кирәксә — император.

Мөкаддәс ул, бөек ул, гали зат ул,
Тәмам хөр ул, вә бик киң ул, азат ул.

Вә ул дарел-голүм, дарел-әдәптер,
Холыкларны төзәтмәккә сәбәптер.

Вәләкин шарты бар: яхшы төзелсә,
Әгәр һиммәт агачыннан өзелсә,

Ул — алма, мөддәте тулганда пешкәч,
Кызаргач һәм матур булгач, җитешкәч.
 

Дәрсе гыйбрәт — гыйбрәт дәресе.
Тәкмил  итү — камилләштерү.
Тәхсил итү — белем алу.
Гали — олы.
Дарел-голүм — белем йорты.
Дарел-әдәп — әдәп йорты.
Һиммәт — игелек.
Мөддәте тулганда — вакыты җитеп.
(«Театр». «Әлислах»ның 1907 елгы 26 ноябрь санында «Г.Тукаев» имзасы белән чыккан. «4 нче дәфтәр»дә (1907) басылган. Соңгысында:
— Кирәк кол бул, кирәксә император, — дигән юлдан «император» сүзе төшереп калдырылып, урынына күп нокталар куелган.
«4 нче дәфтәр»нең 1909 елгы икенче табгында (басмасында):
Тигез күрә бөтен җанны театр:
Кирәк кол бул, кирәксә император, — икеюллыгы «юкка чыккан». Билгеле ки, бу үзгәртүләр — патша цензурасы таләпләрен үтәү нәтиҗәсе.
Текст «Әлислах»тан алынган.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).  


 

Комментарий язарга


*