Чын вә Ялган
Габдулла Тукай (1908)
Әүвәле дөньяда җир юк, су гына булган, диләр;
Анда йөзгәннәр имеш тик Чын белән Ялган, диләр.
Бу ике дошманга Тәңредән бирелгән бер көймә,
Бәс, утырганнар көймәгә берсе каршы берсенә.
Күп тә йөрми, Чын белән Ялган чыгарганнар сугыш, —
Булмаса дустлык, җитә бит сугышырга бер юк эш.
Көчле кулы берлә Ялган Чынны бер суккан ди дә,
Чын батып киткән, ди, чыкмаска җиһанга мәңгегә!
Бәс — димәк.
(«Чын вә Ялган». «Әлислах»ның 1908 елгы 27 апрель (28нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. «Габдулла Тукаев диваны»нда (1908) текст үзгәртелеп китерелә («Анда йөзгәннәр икән...» — «Анда йөзгәннәр, имеш...», өченче юлдагы «кимә» «көймә» дип үзгәртелгән). Текст «Габдулла Тукаев диваны»ннан алынган.
Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).