ТАТ РУС ENG

Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш

 I


Башлыйк әле сүзне Карәхмәт илә,
Яд итәрләр, кем белә, рәхмәт илә.

Алдымызда ат кәмитен күрәлем
Һәм Микитин җәмгатенә ирәлем.

Бу Казанда хуп-хуп эшләр күп торыр,
Һич моның тик бери тәкый юк торыр.

Хак Тәгалә нәрсә кыйлса ирке бар,   
Рус Микитиннең Казанда циркы бар.

Шунда бардыр бер мөселман пәһлеван  –
Бик озын, бик көчле, гайрәтле җиван.

Шәп батыр: Зәркум кеби, Салсал кеби;
Хәйләгә оста, Сәет-Баттал кеби.

Бер хикәят килде телемгә арый,
Яхшылап сөйләп биреп булса ярый.

Таңга калсын тиречеләр, итчеләр,
Шәмчеләр дә, майчылар, кибетчеләр.

Бер заман бардым Печән базарына,—
Шунда мин таптым азык язарыма.

Иртә берлән кайнамакта бу базар,
Кайда баксаң, анда тулган сәүдәгәр.

Кайсысы сатмактадыр, кайсы ала,
Берсе алдый, шунда берсе алдана.

Һәр заманны монда хәлләр шул икән,
Һәркем үз хәле белән мәшгуль икән.

Йөгрешәләр сөртенә дә абына
Барча мөэминнәр «Көфер почмагы»на.

Нинди эш булган соң анда, нәрсә бар?
Бер сугыш чыкканмы әллә, йә пожар?..

Мин дә чаптым шунда мөэминнәр белән.
Мәскәүски якка күз салсам, күрәм:

Тәгәрәп юл уртасыннан таш килә,
Таш түгел лә — бер киселгән Баш килә.

Баш килә шундый каты, шундый кызып,
Полный ход килгән трамвайдан узып.
 
Һәр тараф тулган караучы — юк саны;
Баш «Көфер чаты»на җиткәч туктады.

Күрделәр бер кисек адәм башыны;
Агълаю килде дә түкте яшене.

Гәүдәсе юк бер гаҗәеп Баш ирер;
Шәһит ирер, ике күзе яшь ирер.

Юк аягы, гәүдәсе һәм юк кулы, —
Бер кисек баштыр, һаман сөйләр теле.

Сакалы ак, һәм йөзеннән нур чыкар,
Күз камашыр — һәркем йөзенә бакар.

Йөзен орды туфракка, кыйлды зари,
Зари-зари егълады шәмче Гали.

Башны күргәч, ихтыярсыз җан ачый:
Әй җаным, бу кайсы мискиннең башый?

Агълыйдыр һәркем, күзеннән яшь сыгып,
Агълый кибеттән кәләпүшләр чыгып.

Һәм аяк астында яткан тиреләр
Барча: «Ай мескин дә ай мескин!» — диләр.

Шунда тау-тау торган он капчыклары,
Агълыйлар саилче кыз, карчыклары.

Агъламаска — бер мөселман башы бу,
Һәр мөселман бәндәнең җанашы бу.

Агълый Кисекбаш, моңын-зарын сөйли,
Ак сакаллар: «Нәрсә булды?» — дип сорый.

Кызганычлы бер кыяфәт, яшьле күз           
Берлә мескин Баш болай дип башлый сүз:

«Баштан үткәнне сөйлимен, тыңлагыз,         
Мин хаҗи — бардым хаҗә туксан тугыз.

Күп тәваф иттем Хиҗаз сәхрасыни,
Җиддәсен һәм Мәккәсен, Сангасыни.

Мин гласныйлыкта тормышдым янә
Бу шәһәрнең Думасында ун сәнә.

Һәм дә Мәскәүдән дә маллар алмышым,
Сумына туксан тиенне чәлмешем.

Итә ирдем көн дә бер Коръән хәтем*,
Алмышым гомремдә унбишләп хатын.

Кич барыр ирдем «Тәтәйләр рәте»нә,
Әүрелеп көндез кеше сурәтенә.

Бар иде картлыкта алган хатыным,
Бер балам, — аһ, күз нурым! Аһ, алтыным!

Карт көнемдә бунлар иптәшләр иде,
Яхшы юлдашлар вә сердәшләр иде.

Тартып алды бунларый миннән Дию,
Сезгә ваҗибтыр миңа ярдәм кыйлу.

Анларый алды да керде коега,
Кайгы куймый күзләремне уйкуга.

Кыйлмасаңыз сез миңа ярдәм әгәр,
Сезгә миннән яүме мәхшәр дәгъва бар!»

*Көн дә бер тапкыр Коръәнне укып чыга идем.
Тәкый — янә.          
Җиван — таза егет.
Шәһит ирер — гаепсез үтерелгән.
Тәваф  итү — әйләнеп йөрү.
Гласныйлык — шәһәр Думасы члены булу.
Сәнә — ел.
Ваҗиб – тиеш.

 
II

 

Шунда картлар җәмгулыб киңәштеләр:
«Нишлибез соң? Агълап, эш булмас!» — диләр.

Кайсы әйтә: «Патшадан солдат сорыйк,
Ул Диюне җәдрә берлән аттырыйк».

Кайсы әйтә: «Садри Максуди барыр,
Мәсьәләне, бәлки, Мәҗлескә салыр.

Без аның чөн күп тырыштык шар салып,
Ахырында Думага да сайладык».
 
Кайсы әйтә: «Камчылы Ишан барыр,    
Ул Диюнең, бәлки, сихерен кайтарыр».

Уртадан бер күп белекле карт кеше    
Әйтә: «Бу хакта минем фикрем шушы:

Тыңлаңыз, бу — тик Карәхмәтнең эше;
Инде ул, – мәгълүмеңез, көчле кеше.

Ул барып алсын Диюнең җаныны,
Кайтарыр ул бу Кисекбаш каныны».

Барча картлар: «Яхшы бу, яхшы!» — диләр.
«Вәт менә рәхмәт! Бабай тапты», — диләр.

Бу бабай фикрен туры итсен Хода!
Итте бер мөэмин кеше шунда нида:

«Миңлебай! Бар,тиз, Карәхмәтне чакыр!» —
Чапты китте Миңлебай чатыр-чатыр.

Үтмәгәндер күз ачып йомган заман,
Килде дә җитте Карәхмәт — каһреман.

Эстәде Башны күтәреп бакмага:
Гайрәтен вә куәтен күрсәтмәгә.

Ничә кем зур әйләде — күтәрмәде,
Зәррә мыскал җиреннән тибрәтмәде.

Һич күтәралмый аны, хәйран кала;
Көчләнә, тирли батыр, хәлдән тая.

Ул Баш әйтә: «Бу Карәхмәт шаштымы?
Ул күтәрерлек җиңел бер башмы бу?

Бер түгел, меңләп Карәхмәт килсә дә,
Хәтта Зайкин, Медведев бер булса да,

Һич насыйп булмас аларга кузгату,
Файдасыздыр кузгатырга күз ату.

Чикмәсен бушка газапны — булмый да,   
Чөнки бар мең пот тәгассыб бу мидә.

Бу мидә йөзләп гыйнад амбары бар,  
Бу мидә мең пот сыраның пары бар.

Бу мидә бардыр җәһаләт ун вагон,
«Мин беләмлек» дәгъвасы — бер мең вагон.

«Иске — изге» фикре бардыр ун келәт,
«Һәр җәдит — кяфер» — егерме склад…»

Яүме   мәхшәр — кыямәт көнендә.
Җәмгулыб (җәмгъ улыб) — җыелып.
Итте…  нида — кычкырып   җибәрде.
Зур әйләде — көч куеп карады.     
Тәгассыб — фанатизм, искелекне яклау.
Гыйнад — тискәрелек.
Җәһаләт — наданлык.
Хазирун – шунда булучылар, тамашачылар.


III


Хазирун: «Аһ, нинди изге баш!» — диләр,
«Тик янә урнына ябышмас», — диләр.

Инде мөэминнәр каты кызгандылар,     
Чын күңелдән Баш өчен сызландылар.

Һәм үрә торды батырның чәчләре,
Газбилә аузыннан утлар чәчрәде:

«Мин, — диде, — дөньяда тормыйм, ичмасам,
Шул Дию-залим башыны кисмәсәм.

Бармыймын хәтта Микитин циркына,
Шул Дию башына күңлем җилкенә.

Шунсыз инде бер дә рәхәт күрмәмен,     
Һәм Пугач-Зайкин рәтенә кермәмен.

Йә үләм мин, йә шуның муйнын кисәм,  
Хак гыйнайәт әйләр ирсә*, мин басам».

Бар халык та: «Бар, Карәхмәт, бар», — диләр,
«Бу Кисекбаш хатынын коткар», — диләр.

«Бармыйлармы? Мин барам, әлбәт, барам,
Бармасам, дөнья йөзе булсын хәрам!..»

Бу гаһедтән соңра Башның күзләре
Яктырып  китте — ачылды  йөзләре.

Ул Баш әйтә: «Әй батыр, рәхмәт сиңа,
Йөкләдем мин бик авыр зәхмәт сиңа.

Барча иркеннән вә циркыңнан җөда
Булдың инде, бәс сиңа миннән дога.

Әйдәгез, әй әһле базар, берьюлы
Фатиха: уңсын Карәхмәтнең юлы!»

Шул вакыт куллар белән тулды сәма,
Чын күңел берлән кыйла һәркем дога:

«И ходаем, бир Карәхмәткә мәдәт,
Ушбу юлда бир аңар көч һәм сәләт!»

Берзаман куллар салындылар төшеп —
Күрделәр: килде трамвай җитешеп.

Пәһлеван вагонга җирләште кереп,
Алды «пересадка» берлән бер билет.

Барча мөэминнәр озатып калдылар:    
«И Ходаем, рәхмәтеңне сал!» — диләр.

Кузгалып китте вагон, җилдәй бара,
Баш йомарланып китә, җирдән бара.

Башны күргәч, кузгалып гайрәтләре,
Өрде барча итчеләрнең этләре.

Йөгерәләр алды-артлы бер көтү
Кәкре койрыклар! — кая Башны җитү!

Ул барадыр йөгрек аттан да каты
Һәм җәядән аткан уктан да каты.

Үз хәленчә китмәдә тыр-тыр вагон,
Таш ата башка малайлар яльгабун.
 
Калды уң якта «Китаплар ханәсе»,
Сулда — «Әлислах» идарәханәсе.

Бер сәгать, бер көн вә өч көн киттеләр, —
Зур завод Крестовниковны үттеләр.

Җиде көне, төне чөнки киттеләр,
Нагяһан бер сахрая ирештеләр.

Шунда җиткәчтен, трамвай туктады,
Баш йомарланып барадыр туктамый.

Туктагач шунда сихерле машина:
«Нишлибез?» — диде Карәхмәт Башына.

Ул Баш әйтә: «Син вагоннан төш хәзер,
Бик якынлашты кирәкле төш хәзер.

Без барыйк азрак җәяү алга табан;    
Иштә бу алдыңдагы күлдер — Кабан.

Бар дорыр күлнең төбендә бер кое,
Шунда керде ул теге залим Дию!»

*Алла ярдәм итсә.
Газбилә (газыб илә) — ачу белән.
Гаһед — сүз бирү, ант итү.
Җөда булу — аерылу.
Әһле базар — базар кешеләре.
Сәма — күк.
Мәдәт — ярдәм.
Яльгабун — уйнап.



IV


Сүз рәте килгәч, итәм әзрәк бәян,
Таки яшьрен күл төбе булсын гаян.

Анда һәртөрле гаҗәпләр бар да бар:
Кып-кызыл алтын шәһәр, җиз карьяләр;

Мөгезе мәрмәр боланнармы кирәк,
Алты йөз башлы еланнармы кирәк.

Су анасы, — бик явыз, йөзе кара, —  
Ел да бер угъланны йә кызны ала.

Шул заман, кем, килде Мәскәү гаскәре,
Бу Казанга туп атарга башлады.

Шул вакыт ханнар, вәзирләр качтылар,
Барча малны ушбу күлгә сачтылар.
 
Сачтылар алтын-көмешнең һәммәсен,
Ягъни «безнең мал кешегә калмасын».

Шул заманнан бирле, кем, алтын-көмеш
Күл төбендә һич хисапсыз күп, имеш.

«Бер заманда, шөбһәсез, бу күл кибәр», 
Дип гакыллы зур хәкимнәр сөйлиләр.

Киптисә, бер дәфга кузгалып бары —      
Күл буеның мәдрәсә талибләре

Барча байлыкны җыячаклар имеш,
Һич һөнәрсез бай булачаклар имеш.

Ел ел артыннан һаман үтмәктәдер,
Күл буе талибләре көтмәктәдер…


Иштә — менә.
Итәм бәян — аңлатам, сөйлим.
Гаян — ачык.
Карья — авыл.

V


Әйдә максудка! Алар көтсен әле,   
Сүз Кисекбашка килеп җитсен әле.

Ул Карәхмәтнең билендә бавы бар;
Бауның алты мең колачлы буе бар.

Бау белән ул эшне яхшы җайлады:        
Бер очын Башның теленә бәйләде.

Бер очын учлап, Кабанга чумды ул,
Туп-туры шуннан коега тотты юл.

Ул төшә, бер көн төшә, өч көн төшә;
Туктамый инмәктәдер көндез-кичә.

Бер — аягы әйләнәдер, бер — башы,     
Һәр минут, һәрдәм Хозырдыр юлдашы.

Ул инә, Алла сүзен тәкрар кыйла.
Тышта агълыйдыр Кисекбаш, кайгыра.

Нәкъ төшеп киткәнгә ун тәүлек тула, — 
Ахры җиргә аяклары төртелә.

Пәһлеван, гаять арып, эштән чыгып,
Ун минут торды катып, гакълын җыеп.

Бервакыт безнең батыр ачты күзен:
Бер сарай алдындадыр күрде үзен.

Шундый яхшыдыр ки, һич мондый сарай
Салмагандыр Кәчимеский Ибырай.

Капка башында яшел ләүхә тора;
Анда иштә ушбу сүзләр укыла:

«Монда сакин бужи фирка җания,
Табигыйннәр мәзһәбе Гайнания».

Тартты, куптарды Карәхмәт капканы,
Соңра тиз-тиз элгәрегә атлады.

Керде дә күрде: сарайда бер хатын –
Җәлбитәрлек һәр кешенең дикъкатен:

Йөз нуры дүрт якны әнвәр әйләгән,
Тәңренең гыйшкы аңар кяр әйләгән.

Намаз укыр ул ахирәт хатыны,    
Аһ итәр — күккә чыгадыр төтене.

Күз яше сәҗдә җирене болгамыш;
Ул Кисекбашның хәлале бу имеш.

Үтте аннан, китте башка бүлмәгә,
Шундый күренеш — кызганычтыр күрмәгә:

Анда биш йөзләп мөселманнар тулы,
Багълыдыр һәрберсенең аяк-кулы.

«Алла, Алла! Саклый күр утдин!» — диләр,
«Кыйл шәфәгать, йа Баһаветдин!» — диләр.

Сикерәләр, җенләнәләр үзләре,  
Һәм акайган, кот очарлык күзләре.

Чөн болар һәп пәһлеванны күрделәр;         
Бер авыздан бөйлә фөрьяд кыйлдылар:

«Мәрхәмәт ит, и Карәхмәт, безгә син;
Безне коткар, из Диюнең измәсен.

Һәр минут үткән саен без куркуда:       
Бу Дию һәр көн бишәр адәм суя.

Күп идек без былтыр, үткән көз генә,
Инде калды барчабыз биш йөз генә».
 
Шунда бер бүлмә күренде — шактый киң;
Күрде батыр: шунда яткан ул ләгыйнь.

Биниһая зур башы — гөмбәз кадәр;
Ни сәбәптәндер башында фәс тә бар.

Салынып төшкән килешсез мыегы —
Бик озындыр, мисле күсе койрыгы.

Бармаклары охшар адәм гәүдәсе, —
Күп татарны имгән ирде ул гасый.

Билгеле инде, Карәхмәт курыкмады;
Ул аны «тор! тор!» диюбән төрткәли.

Нәгърәләр берлән Диюне уйгата;
Һич уянмый уйкусыннан, ул ята.

Төрткәли торгач, ниһаять, уйгана,
Куркынычлы күзләре уттай яна.
 
Ул Дию уйганды: дүрт якка бакар,    
Көфер сүзләр, агьзыйдин утлар сачар:

«Ник йөрисең монда рөхсәтсез кереп,
Һич оялмый тәмле уйкум боздырып?

Белмисең, махсус колониям бар минем,
Мәхкәмәм бар, автономиям бар минем.

Куркъмадың, монда ничек кердең кыеп?
Бар икән йөргән кеше, җаннан туеп!»

Язмыймын сугыш нә рәсмә булганын,
Кайсысы җиңгәнен йә җиңелгәнен.

Гөрзи төшкәч, кайсы билдән батканын,
Кайсысының маңгаеннан батканын.  

Кариэм, иткел канәгать барына,   
Итмәсәң — әйдә Печән базарына.

Талиб — шәкерт.
Лаүхә — язулы такта.
Иштә — менә.
Җәлбитәрлек — җәлеп итәрлек.
Әнвәр әйләгән — нурландырган.
Кяр әйләгән — йоккан.
Хәлале — хатыны.
Болар һәп — болар барысы да.
Фөрьяд кыйлу — ачынып елау.
Ләгыйнь — ләгънәт суккан.
Биниһая &mdamdash; чиксез.
Мисле — нәкъ.
Гасый — гөнаһлы, җинаятьче.
Нәгърә — каты кычкыру.
Нә рәсмә — ни рәвешле.
Гөрзи — чукмар.
Кариэм — укучым.

 

VI


Иртә берлән кайнамакта ул базар,
Анда да монда кызадыр сәүдәләр.

Кызса да гадәттәгечә сәүдәләр,    
Әллә ник бүген күңелсездер базар.

Һәр мөселман әллә нигә кайгылы,
Нәрсәгә хәмлитмәгә бу кайгыны?

Юк, аларга кайгырырга юл да бар:
Нәкъ бер айдыр — юк Кисекбаштан хәбәр.

Җәмгулыб өч-дүрт кеше һәр чат саен,
Гәпләшеп кайгырталар Башның хәлен:

Ягъни ул мескингә ни булган икән?
Ике якның кайсысы җиңгән икән?

Әһле ислам шул рәвешчә яхзәнүн…
Күренә шул хәл ерактан, ах, вагон!

Нәрсә булган? Нинди хикмәт, кем белә? —
Ташбака төсле, вагон әкрен килә.

Өч сәгать үтте күренгәндин бире,
Юк әле асла якынлашкан җире.

«Ник болай бу?» — дип гаҗәпләнгән базар,
Әйләмәктә пассажирлар интизар.

 

Хәмлитмәгә (хәмел итмәгә) — сылтарга. 


VII


Тын гына торган вакытта шул рәвеш,
Килде ямьсез, куркынычлы бер тавыш.

Бик каты күк күкрәгән төсле була,          
Җир ярылган, тетрәгән төсле була.

Бер — арысланнар акыргандай була,      
Бер — көтү ишәк бакыргандай була.

Күз ачырмаслык чыгып комлы буран,
Басты золмәт Җир йөзене шул заман.

Һәр тараф золмәт, күренмидер кояш,
Куркуга төште кешеләр — карт вә яшь.

Һич кеше белми: ни хикмәт бу, ни бу?
Әллә чынлап та кыямәт көнме бу?

Әллә бер «койрыклы йолдыз» төштеме?  
Әллә Тәңре сур өрергә куштымы?

Дөньяга соңгы минутлар килдеме?
Әллә Ханның мәсҗеде җимрелдеме?

Әллә тәүбә капкасы ябылдымы?    
Әллә бер бай корсагы ярылдымы?

Ташпулатлар җөмлә дер-дер селкенә…
Каршылык юктыр Ходайның иркенә.

Әрҗәдә читек-кәвешләр кузгала,
Һәм өеп куйган кәләпүшләр ава.

Танымый дуст дустны, кардәш кардәшен,
Һәр кеше куркып укый «ләхәүлә»сен.

Ни бәла килде Казанның халкына?
Очрадылармы Ходайның каһренә?

Җөмлә — барысы.
Золмәт — караңгылык.

 
VIII


Бәс, шу рәсмә куркытып торган заман
Чыкты аңсыздан кояш, китте тузан.

Күрделәр: җитте килеп мәгълүм вагон,
Тагылып артында бернәрсә тагын.

Ни күрәләр: өнме, ялган төшме бу? —   
Тагылып килгән теге фәсле Дию.

И дулый! Мәлгунь Дию, и тартыла!
Акыра ямьсез каты — җир селкенә.

Бите-башы канланып беткән янә;
Әйләнәсендә Кисекбаш әйләнә…
 
Сөйрәлеп җирдән Дию килгән икән,
Һәм вагон шуннан озак торган икән.

Бу Диюдән ул буран купкан икән.
Куркытучы шул Ходай суккан икән.

Инде һәркем күңленә шатлык тула,   
Ул Кисекбаш елмаеп көлгән була.

Шул минут чыкты вагоннан пәһлеван,
Күтәреп башыны арыслан сыман.

Чөн Печән базары халкы күрделәр,
Барча күрешмәк өчен йөгерделәр.

Җөмлә бердән: «Әссәлам» дә «әссәлам!» 
Һәм Карәхмәт: «Вәгаләйкем әссәлам!»

Һәр мөселман дәрт белән күккә оча:        
Бер Кисекбаш, бер Карәхмәтне коча.

Чыкты вагоннан тагын бер ир бала,          
Бик чибәр — күргән кеше хәйран кала.

Чыкты тагын да чапанлы бер хатын,
Җәлбитәрлек тиречеләр дикъкатен.

Бер хаҗи шул хәл хатынга күз кыса
Һәм дә яп-яхшук оятсыз сүз куша.

Ул Кисекбаш күрде дә бу тәкъваны:
«Тимә хатынга!» — диеп, бармак яный.

«Белмәдем мин!» — дип, хаҗи зари кыйла,
Күзләреннән яшьләрен җари кыйла.

Шул вакытта Камчылы ишан килә;  
Ул Кисекбашны тотубән өшкерә.

Күрделәр: Баш яшь егет булды янә,
Кул-аягы, гәүдәсе килде янә.

Бу кәрамәтне күзилә күрделәр,
Тәңрегә мең-мең шөкерләр кыйлдылар,

Ул Дию күздән югалды, юк булып,
Очты Яңа бистә якка, ут булып.

Сез беләмсез: ул Кисекбаш әл дә бар;
Көн күрә яхшы гына, ул — сәүдәгәр.

Дин юлында күп газап күргән өчен,
Армый-талмый дин өчен йөргән өчен,

Пәһлеванга бирделәр алтын сәгать,
Чылбыры юк, белмимен, нидер сәбәп…

Фагыйләтен, фагыйләтен, фагыйләт,  
Ну, Печән базары халкы күңле шат!

Шу рәсмә — шул рәвешле.
Аңсыздан — кинәттән.
Чөн — кайчан.      
Тәкъва — изге кеше.
Җари кыйла — агыза.
Кәрамәт — могҗиза.
Күзилә — күз белән.


(«Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш». 1908 елда язылган һәм шул ук елда аерым китап булып басылган. («»Шигырь көтепханәсе»ннән 7 нче дәфтәр». Казан, И.Н.Харитонов литотипографиясе; тышлыкның 4 нче битендә Шәрәф типографиясе, 1908 дип язылган.) Шул ук елның декабрь аеңда әсәрнең икенче басмасы да дөнья күрә. Текст шуннан алынган. «Әлислах»ның 1908 елгы 13 октябрь санында Купеческое собрание залында (хәзерге Островский урамындагы Яшь тамашачылар театры бинасы) 14 октябрьдә әдәбият кичәсендә Г.Тукай үзенең «Кызыклы гыйшык» һәм «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасын укыячагы турында хәбәр урнаштырылган. Бу кичәгә катнашкан Ф.Әмирхан үзенең «Әлислах»та бастырган бәяләмәсендә болай ди: «Тукаев бу әсәрен ислахчыларның соңгы әдәбият кичәләрендә укыганда, халык, җөмлә тәмам булганын да көтә алмыйчан, самими бер көлкегә тотылып, бөтен залны тутырып кул чабалар һәм, укучыны бүлеп, әллә никадәр вакытлар туктап торырга мәҗбүр итәләр иде. Вакыйгаң да, бу әсәр татар әдәбиятында шигырь белән язылган көлкеләрнең иң мөкәммәл вә максудына иң муафикъ чыкканыдыр. Тукаев монда Печән базары мәгыйшәтенең иң садә вә иң горфи генә эшләрен дә шулкадәр көлкеле итеп тасвир итә ки, укучы ихтыярын кулыннан җибәрә /…/ Тукаевның бу әсәрен һәм «Яшен»дә көлке шигырьләрен укый торгач, аңар татар галәменең иң оста юмористы диясем килә башлады» («Әлислах», 1908, 24 ноябрь, 52 нче сан). 1908 елның 26 октябрендә Ф.Әмирхан Оренбургтагы дусты Исмәгыйль Аитовка язган хатында да: «Безнең әдәбият кичәсе»ндә Тукаевның «Кисекбаш»ы укылды (үзе укыды). Халыкның көлә-көлә эчләре катты, һәм Тукаевны да бүлә-бүлә кул чабу белән сыйладылар».
«Йолдыз» газетасының 324 нче һәм 326 нчы саннарында, «Әлислах»ның 5 ноябрь (50 нче) санында поэманың басылуы турында игъланнар урнаштырылган. Татар вакытлы матбугатында поэманың икенче басмасы басылуы турында да хәбәр ителгән. Татар вакытлы матбугаты поэманың нәшер ителүен хуплап каршы алса, «Чүкеч» журналы («Әлислах» белән ике арадагы фикер каршылыклары булуы нәтиҗәсендә) поэмага башкача тискәре мөнәсәбәт белдергән. Мәсәлән, аның 1908 елгы 60 нчы санында мондый юллар бар: «Музейханәдә Борһан әфәнденең камчат бүрегене жиртовать итү тугърысында бер авыздан камчат бүрекне кабул идәргә ике кешедән комиссия сайлап, 32 сәнә киеп йөргән ислам такиясе дә жиртовать идәргә үтенергә карар биргән.
Шымчы Вәлинең үтенүе буенча, Габдулла Тукаевтан «Яңа Кисекбаш» кеби итеп «Камчатбаш» нам китап язарга үтенергә, Ишморатов Габдрахманнан шул китапны нәшер идәргә, Ишмөхәммәд дамелладан шул китапка цензурны рөхсәт бирүне үтенергә карар биреп, Садыйк мулла Иманкуловка йиренә йиткерергә тапшырылды». Журналның 65 нче санында да поэмага таш ату сизелә. Анда: «Яңа Кисекбаш»тагы «бармак яный» сүзе дөрест булып, адәмнең бармагы башында була башлаган», — дигән сүзләр бар.
Әсәр урта гасыр шәрекъ әдәбиятының Х1У-ХУ йөзләр шигъри ядкярләре, төрки-татар телендәге дини-дидактик «Кисекбаш китабы»на нәзыйрә (охшату) рәвешендә язылган. Ул әсәр түбәндәгечә башланып китә:
Башлагали сүзи бисмилла илә,

Дурушалым төн вә көн Алла илә.

Үстүмездә Хакны хазир күрәлем,

Мостафаның җәмгатенә ирәлем.

Сүзләгәем бер хуб изгү дастан,

Кем күңелләр шады кыйлгай дустан.

Дөньяда бер хуб-хуб эшләр куп торур,

Һич муның тик бери тәкый юк торур.

Бер хикайәт кәлде телемгә арый,

Сүзләкәймен хак кыйлур ирсә ярый…
Печән базары — ХVIII-ХХ гасырның 30 нчы еллары башында Казандагы сәүдә һәм иҗтимагый-мәдәни үзәк. Иске Татар бистәсендәге Шәрекъ базарына хас туры почмаклы озынча киң базар мәйданы, аның тирәли кибетләр, кунакханәләр, мунчалар комплексы тезелгән була.
Ат кәмите, Микитин җәмгате — Казанда 1890 елда бертуган рус цирк артистлары Петр Александрович (1846-1924) һәм Аким Александрович (1849—1917) Никитиннар тарафыннан оештырылган цирк. Татарлар циркны исә «ат кәмите» дип, Никитинны «Микитин» дип йөрткәннәр.
Мөселман пәһлеван — циркта французча көрәшеп йөргән Карәхмәт кушаматлы кеше. «Мөселман батыр»ның «кяфер батыр»лар белән көрәшүе Казандагы татарларны аеруча кызыксындырган. Цирк хуҗасы Никитин, үзенең керемен күбәйтү өчен, бу хәлдән бик оста файдаланган. Печән базары татарлары күпләп-күпләп циркка йөри башлыйлар. Яңа чыга башлаган «Яшен» журналы бу вакыйганы сатира угы астына ала. Менә шундый чыгышлардан бер өзек: «Бу көннәрдә Казанга ат кәмитендә көрәшергә Карәхмәт исемле бер
төрек килде. Буның килүе Казан халкының милли хислөрене ни дәрәҗәдә ирештергәнлегене тәүсыйф кыйлып бетерергә мөмкин түгел. Хәтта күп кешеләр намаз артыннан да буның өчен дога кыйлалар һәм тиз көндә догалыклар бастыра торган бер китап ширкәте үз матбагаларында «Карәхмәт догасы» дигән бер дога бастырачак, имеш. Хәзер Печән базарында, мәсҗедләрдә дә буның өчен дога кыйлуны муллалардан үтенү өчен бер кәгазьгә кул куйдырып йөриләр» («Яшен». 1908. 2 иче сан. 10 сентябрь) .
Зәркум, Салсал, Сәет-Баттал — Көнчыгыш халыкларында әкият батырлары.
«Көфер почмагы»на — көфер почмагы Печән базарында, хәзерге Мәскәү һәм Париж Коммунасы урамнары кисешкән урында салынган Юнысов мәчете (7 нче мәчет, «Ак мәчет» дип тә йөртелгән) белән янәшәдә булган.
Мәскәүски якка — бу урам берничә мәртәбә исемен алыштыра. Элекке исеме Владимирский, соңрак Московскийга әйләндерелә. СССР Үзәк Башкарма Комитетының С.М.Киров исемен Татарстан АССРда мәңгеләштерү буенча 1935 ел 25 июнь карары нигезендә Московский урамга Киров дип кушыла. Соңгы елларда Московский исеме кабат кайтарыла.
Хиҗаз сәхрасыни, Җиддәсен һәм Мәккәсен, Сангасыни — Согуд Гарәбстанындагы шәһәр һәм төбәк исемнәре.
Кич барыр ирдем «тәтәйләр рәте»нә — Тукай бу урында XX гасыр башында Казанда булган фәхешханәләрне истә тота.
Дию — бу образда үзләрен «божий фирка, божий полк» дип атап йөрткән сектаның берсе — «Вәисиләр хәрәкәте» башлыгы Гайнетдин (Гайнан) Баһаветдин улы Вәисев (1873-1918) күздә тотыла. Вәисләрнең төп таләпләре — Русия кануннарына һәм җирле хакимияткә буйсынмау, фәкать шәригать кушканча, Коръәнчә яшәү, көферләр армиясендә хезмәт итмәү, ике башлы каракошлы паспортны алмау, салым түләмәү һәм башкалар. Гайнан Вәисевнең бу елларда, хәтта мөритләренең хатыннарын никахлап алып калу очраклары да булган. Мәсәлән, «Бәянелхак» газетасының 1907 елгы 20 май санында «Т.З.» имзасы белән басылган хатта: «…Бәнем төшкән җирем камчатчы Гыйззетуллада иде. Бу кеше, Вәисиләр мөриде, бәңа әйтә: «Хак өчен җиһад итүче хакгүйләр (туры сүз Сөйләүче) бар. Барыйк, аннары күрик», — дип, без аның илә барып та кердек, һәм Гайнан безне үзе чакыртып та алды. Бәнем илә хатыным да айларга барды. Ул Гайнан бәңа: «Хатының сәңа хәрам дип, ул гына да җитмәсә, талак, талак сүзләрен бер-ике тәкрарлаганнан, хатынымны үзенә алды да калды.
Бәнем хатыным кәнди хәләл иде. Бунда һич шөбһә юк. Әмма Гайнан әллә нинди аңлашмый шәригать сүзләре сөйләп, соңра: «Сәнең хатының сәңа бу сәгать хәләл түгел, хәрам», — дидектә эшне бетерде. Халәнки, хатыным берничә сәнәдән бирле бәнем тәхте никяхында иде. Шулай булса да, гомер иткән хатынымны аерып, бәне мәхрүм итеп бирүгә әлеге без шәргый дип йөрүчеләр җир-кәнмәделәр…» — диелә. Бу вакыйга моның белән генә тәмамланмый, «Бәянел-хак»ның шул ук санында: «…Шул Вәиси фиркасы Гайнан үзенең мөридләрендән Самара губернасының Зәйнулла угылы Тимергалинең хатыныны аерып аларак, аны гомер иткән җәмәгатендән аерганлыкны бәян иткән мәктүб, мәзкүр Тимергали әфәнденең үз кулы илә язылмыш һәм Әхмәтҗан Сәйдәшевкә тапшырылмыш», — дигән юлларда Гайнанның бу гамәлләрне беренче генә эшләмәвен тагын бер кат дәлилли.
Садри Максуды (1878-1957) — II, III Дәүләт думалары депутаты, кадетлар партиясе члены, 1917 елгы Февраль инкыйлабыннан соң татар милли хәрәкәте лидерларыннан берсе — Милли Идарә рәисе. 1918 елдан мөһаҗирлеккә китә.
Камчылы ишан — Габдессаттар Хуҗаев, Казанда Яңа Бистәдә яшәгән ишан. Ул авыруларны камчы белән сугып «дәвалый» торган булган. «Камчылы» кушаматы шуннан килә. Тукай аны үз күзе белән күргән. Бу хакта аның замандашы, «Әлислах» газетасының редакторы Вафа Бөхтияров түбәндәгеләрне яза: «Казанның Камчылы ишаны Фатих Әмирханнарга каршы гына тора иде. Фатих Әмирханга барганда, Тукай берничә тапкыр Камчылы ишанның мәчеттән чыгып килгәнен күрде. Моннан башка тагын 1907 елның ахырында җомга көнгә каршы кич белән Фатихларда булдык. Фатихта бераз утыргач кайтырга чыктык. Без чыкканда, капка төбендә байтак җигүле атлар тора иде. Башта, бу хәлне күргәч, бер туй мәҗлесе булырга кирәк дип уйланды. Сораштыргач, Камчылы ишанның мөритләре белән гыйбадәт мәҗлесе икәнен белдек. …Без кергәндә, өйнең залында мөритләр идәндә түгәрәкләнеп утырганнар. Түгәрәк уртасында зур чалма кигән Камчылы ишан утыра. Шау килеп, «яһу!.. яһу!.. яһу!..» дип кычкырып, тавышланып утыралар иде. Шул кычкырып утыручылар арасыннан берничәсе, сикереп торып, шул түгәрәк эчендә сикереп-кычкырып йөри башладылар. Бу күренеш Тукайны шомландырды булырга кирәк: «Әйдә, чыгабыз», — диде. Без чыгып киттек». Шунда ук истәлек авторы Тукайның Камчылы ишан турында шигырь иҗат итүен яза. Шигырь түбәндәгечә:
Күзен йомган, муен бөккән, башында чалма чорналган;
Кибән чалма кибәк башта: ишан булган имеш, хайван!
(Тукай турында истәлекләр. — Казан, 1986 ел, 82 б.)
Зайкин, Пугач, Медведев — циркта рус көрәшчеләре.
Сулда — «Әлислах» идарәханәсе — атналык газетасы, «Әлислах» шул ук исемдәге оешма органы. Газета 1907 елның 3 октябреннән 1909 елның 22 июленә кадәр Казанда басыла. (Барлыгы 68 сан.) Хәзерге Туккай урамы буенча «Нәфис» берләшмәсенә таба барганда, «Әлислах» идарәсе бинасы сул якта булган (хәзер сүтелгән).
Зур завод Крестовниковны…- Казан һәм Мәскәү эшмәкәре Козьма Васильевич Крестовниковның уллары Александр, Василий, Иван Казанда 1855 елда Шәм–стеарин, сабын кайнату, гөлсирин җитештерү, химия заводы оештыралар. 1871 елдан ширкәтнең атамасы «Фабрично-торговое товарищество братьев Крестовниковых на паях» дип йөртелә башлый. Совет идарәсе елларында бу предприятие М.Вахитов исемендәге комбинат дип, хәзер исә «Нәфис» акционерлык җәмгыяте дип йөртелә.
Иштә бу алдыңдагы күлдер — Кабан — Кабан күле Тукай заманында да серле күл булып саналган. Моңа нигез дә бар: Иван Грозный Казанны басып алганда, шәһәрнең барлык байлыгы Кабанга ташланган, дигән легенда яши. Бу легенданың серләренә төшенүгә теләү бүген дә дәвам итә. Р.Мостафин «Кабан күле серләре» китабында шул серләрне ачарга тырышкан.
Су анасы — бик явыз, йөзе кара… — төрле халыкларның мифларында Су бабасы, Су иясе, Су анасы, Тукай язганча, явыз, табигатькә зарар китерүче зат итеп сурәтләнә. Мәсәлән, «Татар халык иҗаты» (Казан, 2004) китабында: «Боларның ачуларын китерсәң, алар шушы үзләре торган суда каты дулкыннар ясыйлар. Шундый суда коенган кешеләрнең кайберләрең үзләренә тартып алалар…» — дигән аңлатма бирелә.
Күл буеның мәдрәсә талибләре… — Казан уртасындагы Кабан күле буенда урнашкан мәдрәсәсенә (Касыймия мәдрәсәсе) XVIII гасыр ахырында нигез салына. Башта Апанай мәчетендә, 1877 елдан Исхак Юнысов акчасына Кабан күле буендагы махсус бинага урнаша. 1898 елдан 2 нче җамигъ мәчетнең имамы һәм мәдрәсәнең мөдәррисе Касыйм хәзрәт (Мөхәммәткасыйм Салихи) исеме белән атап йөртелә. Тукай бу урында шул мәдрәсәдә укучы шәкертләрне искә ала.
Кәчимеский Ибырай — бөтен малын эчеп, туздырып бетергән Ибраһим исемле (Касыйм шәһәреннән) сәүдәгәр. Шул заманда бу шәхес турында җыр да чыгарылган. Тукай «Халык әдәбияты» исемле язмасында «Касыймский Ибырай» көе турында түбәндәгечә яза: «Бу — Касыйм шәһәрендәге чамадан тыш месриф (мал, акча туздыручы) бер байга чыгарылган көй. Касыймский Ибырай гуләйт итә-итә дә актык тунын да сата. Ахыр гомерендә бик хосранлы (үкенечле) рәвештә вафат була. «Касимский Ибырай көе» шул сәбәптән чыга».
Бужи фирка — Вәисиләр үзләрен «Божий фирка наҗия» (коткаручы төркем) дип атап йөрткәннәр. Тукай «наҗия» сүзен «җинаятьче» мәгънәсендәге «җания» сүзе белән алмаштырган. Г.Вәисинең 1907 елда традицион дингә каршы килгән китабы басыла. Татар матбугатында әлеге хезмәтне тәнкыйтьләгән мәкаләләр шактый басыла. Мәсәлән, «Бәянелхак» газетасының 1907 елгы саннарында «Ниәтлибез?», «Идарәдән», «Вәисиләрә мөнәсәбәт», «Җәвәһире хөкүмәт», «Баһави китабы хакында» һәм башка мәкалә-язмаларда Вәисиләр хәрәкәте тәнкыйтьләнә.
Баһаветдин — Гайнан Вәисевнең атасы Баһаветдин Хәмзә улы Вәисев (1804-1893), Вәисиләр хәрәкәтен башлап җибәрүче, Идел буе һәм Себер, хәтта Урта Азия мөселманнары арасында изге булып танылган Хуҗа Баһаветдин. Үзенең дингә булган карашын «Хаҗилар юлы» («Тарикы хөҗҗәтин», 1874) исемле кулъязмасында тасвирлап калдыра.
Әллә Ханның мәсҗеде җимрелдеме? — Тукай бу урында XVI гасырның беренче яртысында Казан Кремлендәге үзәк комплексның дини корылмасын күз уңында тота. Ул 3 манаралы, үзәк гөмбәзле җамигъ мәчет булган. XIX гасыр уртасында мәчет урынына «Сошествие Святого Духа» сарай чиркәве корыла.

Тәүсыйф кыйлып — сыйфатлап, тасвирлап.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).



 

Комментарий язарга


*