ТАТ РУС ENG

Булмый

Кара карга вә «бөлгән бай» юып асла бәяз булмый,

Вә һәр бер көлтәбаш чын таңчы һәм асла Гаяз булмый.

 

Асла бәяз булмый– беркайчан да ак булмый.

(«Булмый». «Яшен»нең 1909 елгы 8 нче (29 апрель) санында «Һөҗүвият» дигән гомуми баш астында имзасыз басылган.
Текст «Яшен» журналыннан алынган.
Бу икеюллык Тукай белән Сәгыйть Рәмиев арасындагы каршылыклы мөнәсәбәтләрне чагылдыра. Әлеге әсәр чыгу уңаеннан С.Рәмиев тә бу шигырьгә каршы түбәндәге юлларны яза:
Фахирмын мин тик үзем белән,
Үземнең үк сүзем белән.
Көчәнмә юкка, булалмассың
Кеше булып кыланучы,
Син ул маймыл, мин түгел,
Кара карга йә былбылмы,
Атсинчигем син түгел.
(Тулырак мәгълүматны «Хайлыйм, хайлыйм хайларга…» шигыре искәрмәсеннән карагыз.)
…чын таңчы һәм асла Гаяз булмый. — Сүз 1905—1907 елларда таңчылар төркеме лидерларыннан берсе булган, язучы, журналист, сәясәтче, татар милли азатлык хәрәкәте эшлеклесе Гаяз Исхакый (1878-1954) турында бара.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 


Комментарий язарга


*