ТАТ РУС ENG

Милли моңнар

(«3өләйлүк» көенә)

Ишеттем мин кичә: берәү җырлый
Чын безнеңчә матур, милли көй;
Башка килә уйлар төрле-төрле, —
Әллә нинди зарлы, моңлы көй.

Өзлеп-өзлеп кенә әйтеп бирә
Татар күңле ниләр сизгәнен;
Мескин булып торган өч йөз елда
Тәкъдир безне ничек изгәнен.

Күпме михнәт чиккән безнең халык,
Күпме күз яшьләре түгелгән;
Милли хисләр белән ялкынланып,
Сызлып-сызлып чыга күңленнән.

Хәйран булып җырны тыңлап тордым,
Ташлап түбән дөнья уйларын;
Күз алдымда күргән төсле булдым
Болгар һәм Агыйдел буйларын.

Түзәлмәдем, бардым җырлаучыга,
Дидем: «Кардәш, бу көй нинди көй?»
Җавабында милләттәшем миңа:
«Бу көй була, диде, – «Әллүки!»


*«3өләйлүк» көенә (Г.Тукай искәрмәсе).

(«Милли моңнар». «Әдәбият»та (1909) басылган. Соңыннан Тукай бу шигырен «Халык әдәбияты» исемле китабында (1910) халык иҗатына ияреп язылган «Сонгый җырлар» (шигырьләр) рәтенә кертә. «Әдәбият»та 9 нчы юлда «чиккән» сүзе «күргән» дип, 11 иче юлдагы «белән»- сүзе «берлә» дип бирелгән.
Текст «Халык әдәбияты»ннан алынган.
Шигырьнең язылу тарихы турында М.Гали болай дип яза: «Көннәрнең берсендә Тукай, «Болгар» номерларында үз бүлмәсендә утырганда, бик матур бер җыр тавышы ишетә. Үзенең халык җырларына һәм халык көйләренә булган зур мәхәббәте аркасында ул чыдый алмый, коридорга чыга. Җыр тавышы тагын да якынрак һәм тагын да ачыграк ишетелә. Ирексез, ул шул тавыш килгән якка китә. Ул вакытта бик сирәк җырланган көй булганлыктан, Тукай бу көйнең нинди көй булганлыгын да тиз генә аңлап җитә алмый. Ишеге ярык кына калдырып ачылган бер бүлмәгә килеп туктый һәм, аның ишек яңагына башын куеп, тирән уйларга калып, бүлмә эченнән килә торган җыр тавышын тыңларга керешә. Ул бүлмә Сәгыйть Рәмиев бүлмәсе булып чыга һәм кроватьта ятып моңлы калын тавыш белән «Әллүки» көенә җырлаучы кеше дә Тукайның иң яраткан җырчысы — шагыйрь Сәгыйть Рәмиев була. Башка вакытта Сәгыйть белән күбрәк шаярып сөйләшергә яраткан Тукай бик җитди кыяфәт белән аның бүлмәсенә керә дә:
— Әйт, туган, нинди көй җырлыйсың син? Синең бу җырың минем аяк буыннарыма китте, — ди.
Сәгыйть, бер дә исе китмәгән кыяфәт белән: ,
— Нигә, белмисеңмени, «Әллүки» ич, — ди.
Шуннан соң Тукай үзенең «Милли моңнар» шигырен язып, аны Сәгыйтьтән «Әллүки» көенә җырлата һәм үзе дә аны шул көйгә яки «Зиләйлүк» көенә салып җырлап йөри» (Гали М. Тукай — җырчы һәм җыр-музыка сөюче // Совет әдәбияты. 1943. № 4. 37 б.).
Кәбир Бәкер «Йолдыз» газетасының «Яңа әсәрләр» бүлегенә урнаштырылган бәяләмәсендә бу шигырьне «Тукаевның иң муаффәкыятьле вә тәкъдир ителергә тиешле булган» әсәрләр рәтендә саный… Аныңча, «Без бу шигырьләрне укып, бөтен татар дөньясындагы укучылар белән хиссиятләремезне уртаклаша аламыз» (Йолдыз. 1909. 2 декабрь.).
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).


Комментарий язарга


*