Тукай дөньясы

Ит базарында тәрәкъкый

Габдулла Тукай (1910)

Җиһанда «сез» сүзе бар «без»гә каршы,
Шикәр, бал бар керән һәм тозга каршы.

Мокабил барча әшья бер-беренә:
«Бәянел хак» чыга «Йолдыз»га каршы.

Әгәр тезсәм, тезәргә күп мисаллар:
Караңгы төн туа көндезгә каршы.

Вә «Ялт-йолт» та һәр унбиш көн саен бер
Чыга тәмсез «Чүкеч» һәм «Без»гә каршы.

Мөселман казлыгы чыккан базарга
Шәригатьтә хәрам дуңгызга каршы.



Тәрәкъкый — прогресс.
Мокабил — каршы.
Барча әшья — бөтен нәрсә, әйберләр.
Казлыгы — казылыгы.
(«Ит  базарында  тәрәкъкый». — «Ялт-йолт»ның 1910 елгы 14нче (1 октябрь) санында «Шүрәле» имзасы белән (югарыдагы шигырь белән икесенә бер имза) басылган. Текст шуннан алынган.
«Бәянелхак» – 1906-1914 елларда Казанда чыккан иҗтимагый-сәяси һәм әдәби газета. Нашире һәм мөхәррирләре — Әхмәтҗан һәм Мөхәммәтҗан Сәйдәшевләр, Ш.Иманаев.
«Йолдыз» — 1906-1918 елларда Казанда чыккан иҗтимагый-сәяси газета.
«Ялт-йолт» — 1910-1918 елларда Казанда чыккан сатирик-юмористик, рәсемле журнал. Мөхәррире — Ә.Урманчиев.
«Чүкеч» — 1906-1910 елларда Оренбург шәһәрендә чыккан иҗтимагый-сәяси, әдәби-сатирик, рәсемле журнал.
«Без» — С.Рәмиев карамагында «Казан мөхбире» (1905-1911) газетасына кушымта итеп чыгарылган көлке бите. Шушы бүлек аша ул башта «Яшен», аннары «Ялт-йолт» һәм «Чүкеч» журналларына каршы көрәшеп килә.
Мөселман (казлыгы) казылыгы — үз товарын шәбрәк үткәрү өчен, шундый исем белән казылыкларны Габдулла Килдишев дигән сәүдәгәр чыгара. Ул: «Ауропа ысулында эшләнгән мөселман казылыклары», — дип, үзенең казылыклары турында газета һәм журналларда игъланнар бастырган була. Бу хәл шул еллардагы сатирик журналлар өчен көлкеле бер материал булып хезмәт итә. Шуның ачык бер мисалы «Ялт-йолт»ның 1910 елгы 18 нче саны тышлыгында басылган рәсем-карикатура. 
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).

 

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз