ТАТ РУС ENG

Мәҗрух указ

Галәлгомья фикер йөртми бераз да, —
Ук аткан төсле үрдәк яки казга, —
Тисен бу дип Мөхәммәт хәзрәтенә,
«Исабәт»ләп бер ук аттым Хиҗазга.
Исабәт итмәде ләкин бераз да,
Зарар бирмичә хаҗ, руза, намазга,
Бераз әйләнде дә ук буш һавада,
Килеп ләкте кулымдагы указга.
*
Тизүк мәҗрух указымны күтәрдем,
Дәваларга Өфе якка юнәлдем.
Тагын терлер микән мескин указым —
Дәвасына фидадыр күп һәм азым!
Мәҗрух указ — җәрәхәтләнгән указ.
Галәлгомья — сукырларча.
«Исабәт»ләп — төзәя, туры итеп.
Исабәт итмәде — туры килмәде.
Фидадыр — корбандыр.
(«Мәҗрух указ». — «Иолдыз»ның 1910 елгы 7 февраль (501нче) һәм «Ялт-йолт»ның шул ук елгы 1 нче (15 март) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. «Йолдыз»да язылу датасы «4 нче февраль, 1910 сәнә» дип куелган.
Текст «Ялт-йолт»тан алынган.
1909 елның көзендә элекке Самар губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе) Бозаулык шәһәрендә мулла булып торган язучы һәм журналист Чыгътай (Галиәсгар Гафуров, 1867-1942) «Исабәт» («Хакыйкатькә ирешү») исемле китап язып бастыра. Бу китабында ул Алла, пәйгамбәр һәм ислам дине, аның йолалары, динчеләр адресына карата үзенчәлекле фикерләрен әйтә. Диннең, Коръәннең күктән иңүен кире кага, Коръәнне Мөхәммәднең үзе оештырганлыгын, шулай ук анда үз теләгенә муафикъ булган нәрсәләрне генә керткәнлеген күрсәтә. «Исабәт» тирәсендә динчеләр шау-шу күтәрәләр. Диния нәзарәте Чыгътайның указын ала. Ул «Йолдыз» газетасында үзенең китабыннан һәм атеистик карашларыннан баш тартуы, тәүбә итүе турында хат бастырып чыгара (1910 ел, 31 гыйнвар) һәм, указын кайтару өчен, Уфага Диния нәзарәтенә китә. Үзләре белән якын аралашып йөргән сәләтле язучы һәм журналист Чыгътайның муллалык указын кулыннан җибәрмәс өчен, үз-үзенә каршы килеп, тәүбә итүеннән Тукай ачы көлә. Аның «Мәҗрух указ» шигыре Чыгътай тәүбәсе басылганнан соң бер атна үткәч чыга. Шул ук вакытта «Ялт-йолт» журналының бу шигырь басылган санында, «Исабәтченең тәүбәсе» исемле рәсем-карикатурада, бер чалмалының (ул Чыгьтайга охшатып ясалган) күп чалмалылар алдында кул күтәреп, тәүбә догасы укып утырганлыгы күрсәтелә.
Тукай, үзенең «Ник? Нигә?» дигән шигырендә Чыгътай мәсьәләсенә яңадан кагылып:
Ник бу Чыгътай «дау» ясый да, нигә соңра тәүбәсе? 
Бүреләрдән куркътисәң, урманга бармау яхшырак, —
дип, Чыгътайның шәхси мәнфәгать өчен үз фикереннән кайтуын тәнкыйтьли.
«Йолдыз»да (1910) басылган шигырьнең соңгы дүртьюллыгында 2 нче юл «Дәваларга Өфегә чаклы бардым» дип бирелгән.
Хиҗаз — Согуд Гарәбстанындагы Мәккә, Мәдинә, Җиддә шәһәрләре урнашкан өлкә. Мөхәммәд пәйгамбәр белән бәйләнеше булганга, мөселманнар бу шәһәрләрне изге дип санаганнар. Шагыйрь Чыгътайның Мөхәммәдне изгегә санамавына ишарә итеп, киная белән: «Тисен бу, дип, Мөхәммәд хәзрәтенә, төзәп бер ук аттым Хиҗазга», — ди.
Ук … килеп ләкте кулымдагы указга. — Монда Тукай Чыгътайның хәлен борынгы Бабил хөкемдары Нәмруд хәле белән чагыштыра. Риваятьтә Нәмруд ислам диненә өндәргә җибәрелгән Ибраһим пәйгамбәр белән бәхәскә кереп, ниндидер күктәге Аллага буйсынырга теләмичә, күккә ук ата; угы, канга буялып, кире үз башына төшә.
«Күңел җимешләре» җыентыгын чыгарганда, наширләр «/…/ шагыйремездә әүвәлдән дә шактый куәтле хиссияте диния тагы бер кат куәтләнә: «Катиле нәфескә» «Мәҗрух указ» шикелле шигърият җәһәтеннән йомшак, ләкин күңелдән сөйләнгән нәрсәләр» дип язганнар.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  


Комментарий язарга


*