ТАТ РУС ENG

Өзелгән өмид


Күз карашымда хәзер үзгәрде әшьялар төсе;
Сизлә: үтте яшь вакытлар, җитте гомрем яртысы.

Күз тегеп баксам әгәр дә тормышымның күгенә,
Яшь һилал урынында анда тулган айның яктысы.

Нинди дәрт берлән каләм сызсам да кәгазь өстенә,
Очмый әүвәлге җүләр, саф, яшь мәхәббәт чаткысы.

И мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?
Син сынасың, мин сүнәмен, айрылабыз ахрысы!

Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы,
Шат яратса да, җиһанга ят яраткан Раббысы.

Күпме моңлансам кунып милли агачлар өстенә,
Барсы корган — бер генә юк җанлысы, яфраклысы.

Булмадың, алтын ярым — салкын ярым, син дә минем
Бер тәбәссем берлә дә тормыш юлым яктырткычы!

Күз яшең дә кипмичә егълап вафат булган әни!
Гаиләсенә җиһанның ник китердең ят кеше?!

Үпкәнеңнән бирле, әнкәй, иң ахыргы кәррә син,
Һәр ишектән сөрде угълыңны мәхәббәт сакчысы.

Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы, —
Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы!



Әшьялар — әйберләр.  
Һилал — яңа туган ай.
Тәбәссем — елмаю.
Кәррә — тапкыр.

(«Өзелгән өмид». «Вакыт»ның 1910 елгы 29 ноябрь (700 нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган.

Текст «Күңел җимешләре»ннән (1911) алынган.

Тукай, «…менә шушылай дип бер шигырьчек яза башладым» дип, «Өзелгән өмид»нең баштагы 6 юлын С.Сүнчәләйгә 1910 елның 9 ноябрендә язган хатына теркәп җибәрә. Икенче хатында исә (1910 ел, 4 декабрь) «Минем синең хатың эчеңә язып җибәргән күңелсез шигыремнең ахырлары да «Вакыт»ның бәйрәм нумерында басылып чыкты» дип хәбәр итә. Шулай итеп, шигырь 9 ноябрьгә үк инде яртылаш язылган була.

Бу шигырь 1914 елда ук русчага да тәрҗемә ителеп басыла. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  


Комментарий язарга


*