Тукай дөньясы

*** («Сәгатьләр келт-келт итәдер...»)

Габдулла Тукай (1910)

***

Сәгатьләр келт-келт итәдер, төн уртасы җитәдер;
Йокласа да курка, мескин, — исрек ирен көтәдер.



(*** («Сәгатьләр келт-келт итәдер, төн уртасы җитәдер...»). —  «Ялт-йолт»ның 1910 елгы 14нче (1 октябрь) санында «Гаилә сәгадәте» дип исемләнгән рәсем-карикатура асты итеп имзасыз басылган. «Яшен ташлары»нда (1) барлык «көлтәләр»не бергә туплап, бер баш астында биргәндә, бу икеюллык та урнаштырылган. Текст «Ялт-йолт»тан алынган. Рәсем-карикатурада калфаклы бер хатын ялгызы гына чәй эчә, читтәрәк самовары кайнап утыра. Стенадагы сәгать берне күрсәтә. Урындыкта бала, ире өйдә юк.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз