ТАТ РУС ENG

Гакыллылар фәлсәфәсе


Күңелсез сүз сөйли бәгъзе гакыллылар хатын-кызга:
Фәкать бер ел күңелле, дип, календарь һәм хатын безгә.

 


Бәгъзе — кайбер.

(«Гакыллылар фәлсәфәсе». — «Ялт-йолт»ның 1911 елгы 26 нчы (15 август) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. Текст «Җан азыклары»ннан (1912) алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  


Комментарий язарга


*