ТАТ РУС ENG

Җил

(Пушкиннән)


Исәр җил! Көчлесең, син бик батырсың,
Ачулансаң, җиһанны кузгатырсың.

Бик иркенләп исәсең җир йөзендә,
Котыртып болгатасың диңгезен дә.

Көтү төсле болытларны куасың,
Теләрсәң кайсы якларга борасың.

Иреклесең: исәсең дә исәсең,
Тузан, кар туздырып юллар кисәсең.

Ирекле син, исәр җил, әйдә ис, ис!
Сиңа баш юк Ходайдан башка һич, һич!

 

(«Җил». — Җил. «Күңел җимешләре»ндә (1911) басылган. Текст шуннан алынган. Шигырьнең исеменнән соң «Пушкиннән» дип куелган.
Тукай бу әсәрне 1909 елда ук тәрҗемә иткән булырга тиеш (
Башкуров Р.  Тукай һәм рус әдәбияты. Казан : Татар. кит. нәшр., 1958. 41 б.), ләкин ул беренче тапкыр 1911 елда чыккан «Күңел җимешләре» җыентыгында гына басыла. Р.Башкуров Икетомлыкның 2 нче томына (1948) таянып эш иткән булырга кирәк, чөнки аның 410 нчы битендә әсәр «1909 елда язылган» дип күрсәтелгән.
Әсәр А.С.Пушкинның «Сказка о мертвой царевне и о семи богатырях» (1833) исемле әкиятендәге бер өзектән файдаланып язылган. Ул өзек түбәндәгечә:
Ветер, ветер! Ты могуч,
Ты гоняешь стаи туч,
Ты волнуешь сине море,
Всюду веешь на просторе,
Не боишься никого,
Кроме Бога одного.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  


Комментарий язарга


*