ТАТ РУС ENG

Кадер кич

(Сүрәи кадердән)

 

Бу кадер кич елда бер кич — барча кичләр изгесе;
Сафланыр таптан бу кич мөэмин күңелләр көзгесе.

Сафланыр ул, пакьләнер, — бик зур Ходайның дәүләте;
Һәм төшәр ул көзгеләргә күк капугы шәүләсе.

Шул капугъдан күндерермез Тәңремезгә без теләк, —
Бер кадер кич Тәңре каршында мең айдан изгерәк.

Җон, мамыктай әйләнер җирдә бу кич әрвах вә рух;
Һәм фәрештә сафлары җирдә йөрер меңнәр гөруһ.

Ул мәлаикләр җыярлар тол, ятимнәр яшьләрен,
Барча көчсезләр, зәгыйфьләрнең аһын, каргышларын.

Күз яшеннән, төрле рәнҗештән ясап зур энҗеләр,  
Ул мәлаик гарше-көрсине бизәр һәм энҗеләр.

Таң сызылганча йөрерләр, әйтмичә һичбер кәлям;
Тик диерләр: «Барча мөэмингә, мөселманга сәлям!»



Капугъ — ишек, капка.
Әрвах вә рух — үлгән кешеләрнең җаннары.
Мәлаик — фәрештәләр.
Гарше-көрси — күктәге   тәхет.
Кәлям — сүз.

(«Кадер кич». «Вакыт»ның 1911 елгы 6 сентябрь (839 нчы) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган, аннары «Балалар күңеле»нең 2 нче басмасына (1911), «Җан азыклары»на (1912) кертелгән. Текст «Җан азыклары»ннан алынган.
Шигырьнең язылу тарихы турында күренекле композитор Мансур Мозаффаров түбәндәгечә яза: «Бервакыт әнием* Тукайдан: «Менә кадер киче җитә, балаларга җырлар өчен бер шигырь булмасмы синдә, Габдулла?» — дип сорады. Тукай берничә көннән безгә «Бу кадер кич елда бер кич…» дип башлана торган шигырен үз кулы белән язып, чәчәк ябыштырылган открытка китерде. Бу открытканы мин 1934-1935 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалына тапшырдым »**. (
*Мөгаллимә, шагыйрә Маһруй Мозаффария. ** Азат хатын. 1988. № 4).
Дөнья әдәбиятында Гете, Һәйне һ.б. шагыйрьләр үз иҗатларында Коръән аятьләренә (ә алар борынгы гарәп телендә шигырь белән язылганнар, шуңа күрә «аять»не руслар «стих» дип йөртәләр) мөрәҗәгать иткән кебек, бөек рус шагыйрьләре Жуковский, Пушкин, Лермонтов һ.б.лар да аңа мөрәҗәгать итми калмаганнар. Бу ике шагыйрьнең «Подражания Корану» дип исемләнгән шигырь бәйләмнәре бар. Пушкин, мәсәлән, 9 шигырьдән торган шигырь бәйләмендә генә дә Коръәннең 15 кә якын аятен ирекле рәвештә шигырьгә сала. «…многие нравственные истины изложены в Коране сильным и поэтическим образом», — ди Пушкин мөселманнарның изге китабына карата. Коръәннең 5, 21, 24 Һәм 31 нче сүрәләрендәге аерым аятьләргә Нәзыйрәсенең 1 нче строфасына (Земля недвижна; неба своды, Творец, поддержаны тобой, Да не падут на сушь и воды И не подавят нас с собой) Пушкин мондый искәрмә бирә: «Плохая физика; но зато какая смелая поэзия!»
Бу шагыйрьләр кебек, Тукай да үз иҗатында күп тапкырлар Коръәнгә мөрәҗәгать итте. «Кадер кич» шигыре — Коръәндәге «Кадер» дип аталган 97 нче сүрә һәм бүтән сүрәләрдә дә кабатланган аятьләр җыелмасының татарча шигъри яңгырашыннан гыйбарәт. Шунысы кызык: Пушкин кебек үк, Тукай да аять кысасында гына калмый:
Ул мәлаикләр җыярлар тол, ятимнәр яшьләрен,

Барча көчсезләр, зәгыйфьләрнең аһын, каргышларын, —

дип, әсәргә социаль-гуманистик яңгыраш бирә.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 


Комментарий язарга


*