ТАТ РУС ENG

Кечкенә музыкант


Уйга баткан, утырмакта шагыйрь язып,
Язадыр ул бар дөньяны онта язып;  
Каләм белән кайчак чәчен актаргалый,
Чыгаргандай төрле уйлар баштан казып.

Яза шагыйрь, каләмене кулдан куймый,
Бер юл язып ташлый, тагын берне уйлый.
Шулай тыныч утырганда безнең шагыйрь,
Өй турында кемдер исә быргы уйный.

Тынычлыкны боза аның әче таушы,
Килә аннан, бер тыңласаң, мәче таушы,
Бер тыңласаң — чинау, бер тыңласаң —
Майламаган арба тәгәрмәче таушы.

Китә кәйфе, шагыйрь тәмам хәйран кала:
Кайдан чыкты бер дә уйланмаган бәла?
Кычкыра ул ачу белән тәрәзәдән:
– Тиз кит, малай, өй турымда тавышлама!

Йөгреп качып китте тизүк шаян малай,
Беразга туктаган булды юрамалай.
Шагыйрь тагын ихлас белән эшен эшли,
Тавышлардан котылдым, дип, йа Ходай!

Җыеп торган чакта гына шагыйрь хәлен,
Ходай орган! Быргы уйный башлый тагын.
Нишләргә дә белми шагыйрь, ачуыннан
Идәнгә ыргытып ташлый язганнарын.

Уйный быргы, һичбер вакыт туктап тормый,
Мескин шагыйрьнең күкрәген, җанын тырмый.
Шагыйрь, инде нишләргә дә гаҗиз калгач,
«Булмас, ахры» диде, бер-бер хәйлә кормый.

Кычкырды ул: «Килче монда, чибәр бала!
Йөгреп кил дә, менә минем кулга кара:
Бирәмен мин быргың өчен унбиш тиен,
Акыллы син, шул быргыңны сатчы миңа».

 

(«Кечкенә музыкант». Тукай кулъязмалары арасыннан табылып, Октябрьдән сон гына басыла башлаган. Беренче тапкыр Өчтомлыкның 2 нче томына (1930) кертелгән. Текст шуннан алынган.
Өчтомлыкка текст кулъязма буенча урнаштырылган. Бу шигырьгә искәрмәсендә Ф.Сәйфи-Казанлы болай дип яза: «Кечкенә музыкант» шигыре дә Әхмәт Урманчиев өендә сакланган кулъязмалар арасыннан чыкты. Бусының тарихы да куелмаган һәм имзасы да юк. Карандаш каләм белән генә язылган. Шигырь язылып бетмәгәнме, әллә бетеп тә соңгы кисәге югалганмы? Бу шигырьнең Тукай шигыре булуында шик юк. Чөнки шигырьнең уртасында. «Килә аннан, бер тыңнасаң, мәче таушы. Бер тыңнасаң — чинау килә, бер тыңнасаң — майламаган арба тәгәрмәче таушы» шигыре икенче урында «Шүрәле» псевдонимы белән «Граммофонда татар җырлары» дип басылган. Шуңа күрә моның Тукай шигыре булуында икеләнерлек бер урын да юк, шуның өстенә кулъязмасы — бөтенләй Тукай рәсме хаты. Шуны да әйтергә кирәк, бу кулъязма карага язылган хәленчә, бер дә эшләнмәгән, шуңа күрә кайбер мисрагъларында зур кытыршылык бар. Кайсы елны язылуы да куелмаган».
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 


Комментарий язарга


*