ТАТ РУС ENG

*** («Приемныйның ишекләре тар ләхеттән тар икән…»)

***

Приемныйның ишекләре тар ләхеттән тар икән;
Әстерханда ике әтәч — «Борһан», «Идел» бар икән.

 

(*** («Приемныйның ишекләре») – «Ялт-йолт»ның 1911 елгы 23 нче (4 июнь) санында тышлыкта карикатура асты итеп урнаштырылган. (Рәсемдә пыр тузып ике әтәч сугыша.) Текст «Ялт-йолт»тан алынган. Башта бу икеюллык:
Приемныйның, ай, ишеге тар ләхеттән тар икән:
Әчтерханда «Борһан», «Идел» — ике әтәч бар икән,- рәвешендә «Авыл җырлары»ның «Беренче көлтә»сендә китерелә. «Яшен ташлары»нда (1) барлык «көлтәләр»не бергә туплап, бер баш астында биргәндә, Тукай бу икеюллыкны төшереп калдыра.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 


Комментарий язарга


*