ТАТ РУС ENG

«Шура» шигырьләреннән

Килеп мәктәпкә укыдык бу көн;
Укып, күңелгә тукыдык бу көн.
Укып, күңлемез ачылды бу көн;
Кальбемезгә нур чачылды бу көн.
Укып без сабак китапка карап,
Япь-яшь күңлемез  ачылды бу көн.
Кыйлып иҗтиһад туктаусыз һәрчак,
Хәлфәдән «рәхмәт!» алдык без бу көн.
Укып, балалар алга баралар;
Ата-аналар разыйдыр бу көн.

 

“Ялт–йолт”*:

 

Бу шигырьләрне яздым мин, бүкән;
Язалмас моны бүкәннән бүтән.

 

* «Шура» шигырьләреннән» шигыренә  «Ялт–йолт» журналы редакциясе исеменнән Г.Тукай искәрмәсе.

(««Шура» шигырьләреннән». «Ялт-йолт»ның 1911 елгы 24 нче (15 июнь) санында имзасыз басылган. Текст шуннан алынган.
«Ялт-йолт»та беренче итеп баш мәкалә урынына «Шүрәле» имзасы белән «Кечкенә сәяхәт» урнаштырылган, аның артыннан ук, имза куймыйча гына, шушы шигырь бирелгән. Гадәттә, Тукай әсәрләре, ачык имза беләнме ул, псевдоним яки имзасыз гынамы, журналның башында ук бер-бер артлы урнаштырылуын искә алсак, шигырьнең баш мәкалә артыннан ук китерелүе һәм имзасыз булуы Тукай авторлыгы файдасына сөйли.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 


Комментарий язарга


*