ТАТ РУС ENG

Тәмсил

(Италия — Төркия сугышы мөнәсәбәтле)


 
Дуст кушылдылар Арыслан берлә бер көн Юлбарыс,
Бер киңәштә эшләнергә булды эшләнгән бар эш.

Шул заманны әллә кайдан килде чыкты бер Мәче,
Каршылыйлар: «Әйдә безгә иттифакъка кер, Мәче!»

Булса да сүзләр береккән, бу өчәү айрым яши,
Һәрбере үз тапканын айрым ятып, айрым ашый.

Юлбарыс, күрсә ишәк-куйны, тизүк ертып ала;
Мөттәфикъ безнең Мәче тик күзләрен йөртеп кала.

Ат-сыер күрсә, Арыслан иткә тиз әйләндерә:
Бәдбәхет безнең Мәче тик күзләрен майландыра.

Аулый алмый бу Мәче һич, ач үләр хәлләр килә…
— Иттифакъ туклыклымы? — дип, дустлары аннан көлә.

Зар җылый безнең Мәче: «Сез туйдыгыз, — ди, — мин ач ич!
Нигә тик мин ач калырга, мин — великий держав ич!» 

 

Тәмсил — мәсәл (чагыштыру).
Иттифакъ — союз.
Мөттәфикъ — союзник.
Великий держав (великая держава) — бөек дәүләт, держава.

(«Тәмсил». «Ялт-йолт»ның 1911 елгы 28 нче (12 октябрь) санында имзасыз басылган. «Җан азыклары»нда шигырьнең исеме астына җәяләр эчендә «Италия-Төркия сугышы мөнәсәбәтилә» дип куелган. «Ялт-йолт»тагы 6 нчы юлдагы «тотканын» сүзе «Җан азыклары»нда (1912) «тапканын» дип төзәтелгән.
Текст «Җан азыклары»ннан (1912) алынган.
XX гасыр башында Төркиянең Африкадагы биләмәләренә кызыккан Италия 1911 елның 28 сентябрендә Төркиягә ультиматум җибәрә, Италия халкы мәнфәгатен яклау сылтавы белән, Төркия колонияләре Триполи һәм Киренаиканы оккупациядәүгә тотынуын белдерә. Октябрь башында Италия гаскәрләре яр буе шәһәрләрен бик тиз басып алсалар да, гарәп халкының һәм Төркия гаскәрләренең аяусыз каршылыгына очрап, туктап калырга мәҗбүр булалар. Союзниклары Германия һәм Австро-Венгриянең өстереп-кыздырып торулары да ярдәм итми. Шул көннәрдәге матбугатта бу хакта бик күп материаллар күренә. Тукай бу шигырен шушы вакыйгалар эзеннән язган. Шагыйрь шигырь эчтәлегендә сугышка этәргән төп көчләрнең берсен — Германияне — Арыслан, иярчене Австро-Венгрияне — Юлбарыс, Италияне — Мәче образында алып, алар арасындагы намуссыз, гаделсез Һәм икейөзле мөнәсәбәтләрне калкытып куеп, колониаль сәясәтне тәнкыйть итә.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 



 

Комментарий язарга


*