ТАТ РУС ENG

Тәүбә вә истигъфар


(Пушкиннән үзгәртелде)

 

Йа Илаһым! Падишаһым! Бер дә чик юк иркеңә,
Әмритәсең син кызыкмаска кешенең милкенә.

Мин кызыкмыйм һич кешенең малы, милке, бәхтенә;
Кайда ул, хәтта кызыкмыйм падишаһлар тәхтенә.

Көнче күз салмыйм кешенең йорт-җиренә, нигзенә,
Бер дә янмый күзләрем атлар, сыер һәм үгзенә.

Һич кызыктырмый мине шәп фәйтуны һәм арбасы,
Әйдә тик сөрсен сафа! дим, иткәч ихсан Алласы!

Иа Ходай! Нишлим, әгәр күрсәм кешенең зәүҗәсен?
Торса ул яд иттереп җәннәт сарае раузасын?

Ул Зөләйхаләр вә Ләйләләр кеби булса матур?
Көнләшәм… (әстәгъфирулла!) йа шәкүр вә йа гафур!

Дөньядук нишләп ача ул сигез оҗмах капкасын?!
Ник тәнавелли гүзәл, тәмле, матур оҗмах ашын?

Ярлыка, Мәүлам, мине, мин — инде көнче күбәләк,
Ибне адәмме түзәр, җирдә әгәр күрсә мәләк?!


Истигъфар — гафу үтенү,
Әмритәсең — әмер итәсең.
Сөрсен сафа — рәхәт күрсен.
Ихсан — яхшылык.
Зәүҗә — хатын.
Яд иттерү — искә төшерү.
Иа шәкүр вә йа гафур — и шөкер итүче һәм ярлыкаучы.
Тәнавелләү — авыз итү, тату.
Мәүлам — хуҗам (Аллам).
Ибне адәм — адәм баласы.
Мәләк — фәрештә.

(«Тәүбә вә истигъфар». — . «Ялт-йолт»ның 1911 елгы 28 нче (12 октябрь) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. Тукай бу шигырьне «Пушкиннән үзгәртелә» дип куйган.
Текст «Җан азыклары»ннан (1912) алындган.
Әсәр А.С.Пушкинның «Десятая заповедь» (1821) исемле шигыреннән (сюжеты — «Библия»дән) файдаланып язылган. Ул түбәндәгечә:
Добра чужого не желать
Ты, Боже, мне повелеваешь;
Но меру сил моих ты знаешь –
Мне ль нежным чувством управлять?
Обидеть друга не желаю,
И не хочу его села,
Не нужно мне его вола,
На все спокойно я взираю:
«Ни дом его, ни скот, ни раб,
Не лестна мне вся благостыня,
Но ежели его рабыня
Прелестна… Господи! Я слаб!
И ежели его подруга
Мила, как ангел во плоти, –
О Боже праведный! Прости
Мне зависть ко блаженству друга.
Кто сердцем мог повелевать?
Кто раб усилий бесполезных?
Как можно не любить любезных?
Как райских благ не пожелать?
Смотрю, томлюся и вздыхаю,
Но строгий долг умею чтить,
Страшусь желаньям сердца льстить,
Молчу… и втайне я страдаю.
Рауза — ислам динендә җәннәттәге гөл бакчасы исеме.
Зөләйха — ХII–ХIII гасыр шагыйре Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» («Йосыф китабы») поэмасы герое.
Ләйлә — XII гасыр азәрбайҗан шагыйре Низами Ганҗәвинең «Ләйлә вә Мәҗнүн» поэмасы герое.
Сигез оҗмах капкасын — ислам дине буенча җәннәтнең (оҗмахның) сигез яктан сигез капкасы бар.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  


Комментарий язарга


*