Тукай дөньясы

*** («Уңга да мин әйләнәм...»)

Габдулла Тукай (1911)

* * *

Уңга да мин әйләнәм, сулга да мин әйләнәм;
Бай алдында җәдит күрсәм, «Син кяфер» дип бәйләнәм.



(*** («Уңга да мин әйләнәм, сулга да мин әйләнәм...»). — «Ялт-йолт»ның 1911 елгы 23нче (4 июнь)нында рәсем асты рәвешендә имзасыз басылган. Беренче тапкыр икенче Дүрттомлыкның 2нче томына (1976) кертелгән.
«Ялт-йолт»ның 8 нче битендә чалмалы бер җил тегермәне ясалган. Шигырьдә әләк белән җөдид мәктәпләрен яндырып, яптырып, мөгаллимнәрен сөргенгә җибәрткәндә, иске карашлы муллаларның ике яклы роль уйнауларына ишарә ителә. Текст «Ялт-йолт»тан алынган.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз