ТАТ РУС ENG

Олугъ юбилей мөнәсәбәте илә халык өмидләре

   
1
Кардан ак, сөттән дә аграк, актан ак
Падишаһ ачты «Мөнафис» нам канат.
Җыйла халкы шул канатның астына,
Тулды өч йөз ел Романов нәсленә.

   
2
Һәр күренгәндә шимальдән ак болыт,
Без көтеп тордык өмидләр, шат булып, —
Дип аны: ул падишаһ һәм тәхтедер,
Дип: шушында без татарның бәхтедер,
Дип: гариб башларга энҗүләр төшәр,
Мәңге михнәт, мәңге рәнҗүләр кичәр.

   
3
Рус җирендә без әсәрле, эзле без,
Тарихында бер дә тапсыз көзге без.
Рус белән тормыш кичердек сайрашып,
Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.
Бергә тормыш, бергәлек чиктән ашып,
Без шаярыштык, вакытлар алмашып.

   
4
Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? —
Без туган бер җепкә бергә теркәлеп.
Без сугышта юлбарыстан көчлебез,
Без тынычта аттан артык эшлибез.
Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? —
Хакъкыбыз уртак ватанда шактый ук!

   
5
Падишаһ, бу көнге парлак бәйрәмең
Котлыйдыр йөзләрчә мильон адәмең.
Җыйла халкың ак канатың астына,
Ихтирамән затыңа, зур нәслеңә, —
Төшсен әзрәк, дип, күләнкә безгә дә,
Бәлки, кипмәсме бу яшь, дип, күздә дә.
Һәрвакыт: «Юкмы мөнафис?» — сүзләре,
Тилмерә эзләп җиңеллек күзләре.
Бер сүзең — мең канлы коллар гафведер,
Бер ишарәң — мең җинаять мәхведер.
Зур «Мөнафис» берлә җанлансын халык,
Бар моңын, барлык зарын өстән салып.

   
*

Кардан ак, сөттән дә аграк, актан ак
Падишаһ ачты «Мөнафис» нам канат.
Җыйла халкы шул канатның астына,
Тулды өч йөз ел Романов нәсленә.

«Мөнафис» нам — «Манифест» исемле.
Шималь — төньяк.
Гариб — ят-чит ителгән, ярлы-фәкыйрь.
Лөгать — сүзләр.
Парлак — якты.
Ихтирамән — ихтирам белән.
Гафведер — кичерүе, гафу итүедер.
Мәхведер — бетерүедер.

(«Олугъ юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре». – «Мәктәп»нең 1913 елгы 1
нче (21 февраль) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган, «21 февраль, 1913
сәнә» дип куелган. Текст шуннан алынган.

 

«Мәктәп» — Казанда
1913-1914 елларда айга ике тапкыр чыккан уку-укыту һәм тәрбия журналы.

Шигырь Романовлар
династиясенең Россиядә патшалык итә башлавының 300 еллыгы уңае белән язылган.

Шигырь Икетомлыкның 1 нче
томында (1943 б.) урнаштырылган. Ләкин 265 нче биттә «Хаккыбыз» сүзе типография
ялгышы белән «халкыбыз» дип басылган. Китапның иң ахырындагы төзәтмәләр
таблицасында бу сүз «хаккыбыз» дип төзәтелгән.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  


Комментарий язарга


*