ТАТ РУС ENG

 Зөфәр МӨХӘММӘТШИН Тукай яши! Тукайның академик басмасы

Г.Тукайның бу юбилее уңаеннан Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты шагыйрьнең 6 томлы академик басмасын әзерләп бастыруны көнкадак бурыч итеп куйды. Дөрес, моңа кадәр аның берничә тапкыр күп томлыклары нәшер ителде. 1914 елга дип Г.Тукай үзе беренче мәртәбә, үзе сайлап, әдәби мирасын туплаган “Мәҗмугаи асәр”ен әзерли. 1926 елда Казанның “Гажур” нәшриятында Ф. Бурнаш тарафыннан “Габдулла Тукай шигырьләре” исемле җыентык басыла. 1929-1931 елларда Ф. Сәйфи-Казанлы Тукайның тәүге өчтомлыгын әзерләп, киң катлам укучыга тәкъдим итә. Тукай иҗатын 1941-1945 елгы дәһшәтле сугыш барган вакытта да онытмыйлар. 1943 елда шагыйрьнең шигырьләрен туплаган 1 нче том дөнья күрә. Соңарып кына булса да, 1948 елда аның проза һәм публицистик язмаларын эченә алган 2 нче том да басылып чыга. 1955-1956 һәм 1975-1976 елларда беренче һәм икенче дүрттомлыклар, 1985-1986 елларда Тукайның иҗатын шактый киңләгән, мөмкин кадәр тулыландырылган 5 томлы “Әсәрләр”е укучыга барып иреште. Соңгы басма 30 ел дәвамында Тукай иҗатын чагылдырган иң тулы басма буларак яшәде. Ләкин алар барысы да совет идеологиясе таләп иткәнчә, фәкать аның идеологик принципларына буйсындырылып эшләнде, шагыйрьнең кайбер әсәрләре кертелмәде, яисә идеологиягә туры килмәгән шәхесләр очраган урыннар һәм вакыйгалар төшереп калдырылды. Ләкин бу басмалар әле берсе дә академик басмага дәгъва кыла алмый иде. Чөнки Бөек Шагыйрьнең бүгенге укучыга билгеле булмаган кулъязмалары, ул сөйләп калдырган әкиятләр, аның тарафыннан төзелгән “Мәктәптә әдәбият дәресләре” һәм башка язмалары алдагы күп томлыкларда басылмады.
Элекке күп томлыкларда шагыйрьнең иҗат мирасы нигездә 1905 елдан башлап күрсәтелә иде. Яңа 6 томлыкта Тукайның беренче шигырьләре 1904 елда басылуы ачыкланды. Шулар арасында кулъязма “Әлгасрелҗәдид”нең 1904 елгы 3 нче санында басылган ***(“Әхмәтсафа әфәнде – фазыйль әдибдер кәнде…”) һәм шул ук журналның 1904 елгы ноябрь (15 нче) санында нәшер ителгән ***(“Тугъды, көн тугар кеби, бер сахибе һиммәт гани…”) шигырьләре “ихтималлар” бүлегеннән төп өлешкә күчерелде. Тукайның шигърияте никадәр генә җентекле тикшерелмәсен, алар бүген дә табылырга мөмкин.
Шагыйрьнең 2 нче томында да яңалыклар шактый. Тукай истәлекләрендә шагыйрьнең С.Гыйззәтуллина-Волжскаяга сөйләгән шигырьгә нигезләнеп, С.Сүнчәләйнең “Яшә” әсәренең соңгы строфасы Тукай тарафыннан берникадәр үзгәртелгән варианты берничә дистә еллар “Сөй гомерне, сөй халыкны…” исеме астында укылып һәм ятланып, хәтта ки, шигарь итеп йөртелде. Инде 6 томлыкның беренче ике томы 2011 елда дөнья күрүгә карамастан, күпләр бүген дә аны Тукай шигыре итеп йөртә. Бу хакта танылган әдәбият галиме, текстолог Зөфәр Рәмиев моннан егерме еллар элек мәкалә язып бастырган иде, югыйсә. Шулай итеп, әлеге шигырь томнан төшеп калды. Томны төзүче Заһир Шәйхелисламов, Гөлназ Хөснетдинова, Эльмира Галимҗанова һәм Зөфәр Рәмиевлар Тукай томнарына “Әнвәр бәк”, “Булмый”, “Ана илә Бала” исемле шигырьләрне академик басмага беренче тапкыр урнаштыра.
Г.Тукайның 3 нче томын төзү Заһир Шәйхелисламовка тапшырылган иде. Ул моңа кадәр Тукай томнарында басылмаган, фәндә шагыйрь-публицистныкы дип кабул ителгән яшерен имзалар астында язылган 19 публицистик язмасын беренче тапкыр академик басмага кертте. Шагыйрьнең 3 томда, нигездә, Уральск чоры, “Фикер” газетасы һәм “Әлгасрелҗәдид” журналында басылган мәкаләләре, төрле характердагы хәбәрләр тупланды. Әлеге газета һәм журнал тулысы белән дип әйтерлек Тукай каләме, аның мөхәррирлеге аша үткән. Шул сәбәпле 19 язманың Тукай томнарына кертелүе әллә ни гаҗәпләнү уятмас.
4 нче том З. Мөхәммәтшинга тапшырылган иде. Ул бу томга, нигездә, Тукайның Казан дәверен эченә алган әдәби һәм публицистик иҗатын туплап бирде. Тукай каләме аша узган һәм аның турыдан-туры катнашлыгында нәшер ителгән “Әлислах” газетасы, “Яшен” һәм “Ялт-йолт” журналлары, шул исәптән, “Йолдыз”, “Кояш”, кабат өйрәнеп, әлеге газета-журналларда дөнья күргән материалларны барлап, 4 нче томга 20 язма кертелде. Тукайның укучыга күптән билгеле “Шүрәле” имзасы белән язылган “Яшен” озак чыкмаганлыктан соралмый калган сөальләр” һәм “Кыр­мыска” тәхәллүсе белән басылган “Бывший укчы нәрсә ди?” язмасы элекке томнардан ниндидер сәбәпләр белән төшеп калган. Бу хата төзәтелеп, алар 4 нче томда урын алды. Текстларны тикшерү барышында “Мөгаббир”, “Татар угылы” һәм “Тәртә башы” имзасы белән нәшер ителгән публицистик язмалар да томга кертелде.
Тукайның 5 нче томын Гөлназ Хөснетдинова һәм Гөлчирә Ханнанова төзеде. Алар, элекке томнардан аермалы буларак, Тукайның мәсәлләре һәм балалар өчен язган хикәяләре, “Исемдә калганнар” повесте, юлъязмалары һәм хатларын академик басма таләпләренә туры китереп хронологик тәртиптә туплап бирде. Элекке күп томлыкларга керми калган “Табигать һәм инсан”, “Казан шәһәре” язмалары өстәлде.
Э.Галимҗанова һәм Ф.Фәйзуллина Тукайның 6 нчы томын төзегәндә Тукайның шәхесен ача торган, аның иҗатына караган һәм бер генә томда да урын алмаган кызыклы һәм шагыйрьнең иҗат лабораториясен күзалларлык материалларны туплады. Алар арасында ХХ гасыр башында беренчеләрдән булып мәктәп-мәдрәсәләр өчен төзелгән “Мәктәптә әдәбият дәресләре”, үзе исән чакта нәшер ителгән китапларының исемлеге, “Габдулла Тукай мәҗмугаи асәре”нә Җамал Вәлиди тарафыннан язылган кереш мәкаләсе, Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә сакланган Г.Тукай фонды тасвирламасы, Татарстан Милли архивында сакланган фондлар арасында Тукай шәхесен чагылдырган документлар да өстәп бирелде.
Бу томнарның фәнни мөхәррире һәм җитәкчесе танылган галим, текстолог Зөфәр Рәмиев булды. 2-3нче һәм 5-6 нчы томнар исә, аның турыдан-туры ярдәме һәм өстәмә материаллар белән тәэмин итүе белән башкарылды.
(Чыганак: Мәдәни җомга, №15, 2016).

Комментарий язарга


*