ТАТ РУС ENG

Мә, мә, мә!

Мал вә гыйззәт, мәгърифәт,
Хикмәт вә хөрмәт кирәкмә?
Мә, мә, мә!
Һәммәсе булсын синеңчә —
Мә, мә, Зәйтүнә, мә!
 

 

Гыйззәт — дәрәҗә.
Хикмәт — белем.


(«Мә, мә, мә!» — Беренче тапкыр, Тукайның замандашы Каюм Мостакаев истәлегеннән алып, Беренче дүрттомлыкның 1 нче томында (1955) «Искәрмәләр»гә керештә китерелгән. Истәлектән күренүенчә, Тукай бу шигырен үзенең өстәл тартмасында гына саклаган, һәм К.Мостакаев, Тукайның рөхсәте белән, аны шуннан күчереп алган.
Текст истәлектән алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


Комментарий язарга


*