ТАТ РУС ENG

*** («Мөгаллим Нурый…»)

***

Мөгаллим Нурый
Зур чалма урый, —
Халыкка тугъры
Күрнә, дустларым,

Мөгаллим надан —
Укымый калган;
Укыта ялган,—
Аңла, дустларым.

Нурый да тугъры —
Кыйшык торбадан
Төтеннәр тугъры
Чыкса, дустларым.

Ватык та тишек
Тәрәзә-ишек;
Хәлфәсе — кыйшык
Авыз, дустларым.

(***(«Мөгаллим Нурый…»). — Тукай үзе исән чагында басылмаган. Ш.Каюмов истәлекләреннән алып, беренче Дүрттомлыкның 1 нче томы «Искәрмәләр»енә керештә китерелгән. Язылу датасы куелмаган. «Тукайның 1905 елга чаклы ук язылган» шигырьләреннән берсе дип кенә күрсәтелгән. Икенче Дүрттомлыкның 1 нче томында «Өйрәнчек шигырьләр» бүлегенә урнаштырылган. Замандашларының Тукай турындагы хатирәләреннән шигырьнең язылу вакыты 1902 ел ахыры яки 1903 ел башы булырга тиеш дигән нәтиҗә чыга. Мисырда укып, 1902 елда Уральскига кайткан һәм әтисе Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин (1860-1920) урынына мәдрәсәдә «һәртөрле дәрес әйтә башлаган» Камил Мотыйгый-Төхфәтуллин «Оренбург вилайәтеннән Нуриәхмәт исемле бер ысулы җәдидә мөгаллиме килгән» булуын әйтә. Мәдрәсә җитәкчелеге, дөресрәге, мәдрәсәнең почетлы караучысы сәүдәгәр-миллионер Мортаза Гобәйдуллин, башка мөгаллимнәрдән тартып алып, «барча кечкенә шәкертләрне» Нуриәхмәт хәлфәгә биргән. Шул сәбәпле элекке «хәлфәләр арасында байтак низаглар булып, мәдрәсәбездәге бик күп зур шәкертләр… үзләренчә забастовка ясап, мәдрәсәдән чыгып киткәннәр иде…» (Тукай турында истәлекләр. — 33 6.).
Кем соң ул Нуриәхмәт хәлфә (ягъни шигырьдәге мөгаллим Нурый)? Ул әлеге сәүдәгәр, «Мотыйгыя»нең попечителе Мортаза Гобәйдуллинның кияве икән. «Надан, әхлаксыз, аумакай-монафикъ табигатьле, солдаттан калу өчен, әллә нәрсәләр эчеп, үзен бозган, авызы кыйшаеп, күзе зәгыйфьләнеп калган абруйсыз бер зат. Мәдрәсә тормышының уртасында кайнаган уналты яшьлек Тукай киләчәктә иҗат ителәчәк сатирик әсәрләренә үзенә күрә бертөрле аккорд булган бу «өйрәнчек» шигырен менә шушындый шартлар эчендә язган» (Р.Гайнанов).
Сәүдәгәр Мортаза Гобәйдуллин, К.Мотыйгыйдан типографиясе белән бергә «Әлгасрелҗәдид» журналын, «Фикер» газетасын сатып алгач, надан киявен Тукайның шушындый үтергеч тәнкыйть-сыйфатлавына лаек булган Нурый хәлфәне — хәтта газета редакторы итеп куярга да тартынмый. Текст Ш.Каюмов истәлегеннән алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


 

Комментарий язарга


*