ТАТ РУС ENG

*** («Сәнгә хезмәтдер мәрамем язмадан журналымый…»)

***

Сәнгә хезмәтдер  мәрамем язмадан журналымый;
Аңлайуб, дикъкать илә, җаным! укыгыл сән буный.



Тәрҗемәсе:

 

***

Сиңа хезмәттер максатым язудан журналымны;
Төшенеп, дикъкать белән, җаным, укычы син моны.

 

 

(*** («Сәнгә хезмәтдер мәрамем язмадан журналымый…»). — Кулъязма «Әлгасрелҗәдид»нең 1904 елгы 14 октябрь (11 нче) санында журналның исеме астына, гриф куя торган урынга, укучыларга мөрәҗәгать рәвешендә имзасыз һәм исемсез урнаштырылган. «Фикер» гәзитәсенә генә махсус түгел», «Гәзитә мөрәттибләренә» шигырьләренең дә шул ук рәвешле басылуы, тел-стиле «Сәнгә хезмәттер мәрамем…»не Тукайныкы дип расларга мөмкинлек бирә. Беренче тапкыр Икенче дүрттомлыкның 2 нче томында (1976) «Тукайныкы булуы ихтимал шигырьләр» бүлегенә кертелгән.
Текст кулъязма журналдан алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


Комментарий язарга


*