ТАТ РУС ENG
Халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен? Хикмәт нәрсәдә? Һәр милләт, һәр халык — кавеменең исәбе-санына, җиренең зурлыгы-киңлегенә...

*** («Туйга бардым мин бүген, эчтем кымыз…»)

***

Туйга бардым мин бүген: эчтем кымыз;
Кеше бик күп – бүлмәбез булды тыгыз.
Күп эчелгән — шартлый язды корсагым;
Һич үкенмим, андый туй булмас тагын.

Итчеләр, тиречеләр бик күп иде,
Ит исе, тире исе аңкый иде;
Таз Сабир, Сучы Шакир, Күктәк Галим
Чакырылган, Мөрсәлим һәм Мөстәкыйм.

Бар да сөйли кайда нәрсә алганын,
Бу базарда күпме табыш калганын.
Шул кадәр туйдым тире, ит исенә,—
Валлаһигазим, икенче бармамын!

 

(***(«Туйга бардым мин бүген, эчтем кымыз…»). —  Тукай үзе исән чагында басылмаган. Ш.Каюмов истәлекләреннән алып, Беренче дүрттомлыкның 1 нче томы «Искәрмәләр»енә керештә китерелгән. Язылу датасы юк. «Тукайның 1905 елга чаклы ук язылган» шигырьләреннән берсе дип кенә күрсәтелгән. Икенче дүрттомлыкның 1 нче томында «Өйрәнчек шигырьләр» бүлегенә урнаштырылган.
Бу шигырь миллионер М. Гобөйдуллинның улы яшь сәүдәгәр Садыйк Гобәйдуллинның (1880-1929) туена барып кайткач язылган. Туй исә 1903 елның көз башында булган; димәк, шигырь дә шушы вакытта, вакыйганың «кайнар эзеннән» һәм экспромт буларак («Туйга бардым мин бүген…») язылган.
Ә бер елдан соң Тукай мондый юлларны яза: «Бай угылы Садыйк Гобәйдуллин яңа хатынын кәбестә саклайур, хәтта нә мәҗлесләргә алып чыксын, нә үзе мәҗлес җыйсын. Артык әсир төшерде вә кыйный да, имеш» (кулъязма «Әлгасрелҗәдид», 1904, 19 октябрь, 12 нче сан; Татарстан Республикасының Милли музеенда саклана).
Текст Ш. Каюмов истәлегеннән алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


 

Комментарий язарга


*