ТАТ РУС ENG

Һәрнәрсәнең үз урыны бар

Габдулла, йокысыннан уянды исә, үзенең кием-салымын аннан-моннан эзләргә тотына.
Аның бер читеге урындык астында, икенче сыңгары өстәл астында ята. Бүреге карават астында ауный, кәләпүше бүлмәдә үк юк.
Габдулла һәр иртә белән шул баш, аяк киемнәрен эзләп маташа да һәр көн сабакка соңга калып килә.
 

(Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том. Истәлекләр. Юльязмалар. Хатлар. Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 368 б.).


 

Комментарий язарга


*