ТАТ РУС ENG

Җил илә Кояш

Берзаман Җил илә Кояш икәве: «Кайсыбыз Адәмнең киемен салдыра алыр?» — дип даулаштылар.

Җил, бар куәте илә исеп, Адәмнең киемен салдырырга тырыша иде. Җил катырак искән саен, Адәмнең тәненә катырак ябыша бара иде. Җил булдыра алмады.

Менә берзаман Кояш күтәрелде. Баягы Адәм, Кояшның кыздырганына чыдый алмыйча, барча киемнәрен култык астына кыстырып, ялангач китте.


Комментарий язарга


*