ТАТ РУС ENG

Җир

Җир — барча үсемлекләрне, хайваннарны һәм инсаннарны туйдырып торгучыдыр.
Орлыктан туган үсемлек иң элек, үзенең кабыгы белән, җирнең туйдыра торган матдәсен имәдер. Аннан соң, әкрен генә башакланып, үз үлчәвендә зураядыр.
Бу үсемлекләрдән хайваннар ризыкланадыр. Күбәләк һәм умарта корты чәчәкләрдән бал имәләр. Башка хәшәрәтләр үсемлекләрнең яфрагын яки тамырларын ашыйлар. Кошлар коелган орлыклар белән ризыкланалар. Сыерлар, атлар болынлыкта көтеләләр.
Бик күп хайваннар үзләреннән көчсезрәк хайваннарны ашау белән көн итәләр. Карлыгач чебен-черки аулый. Карчыга вак-төяк кошларны ашый. Бүре сарыкларны бугазлый.
Ә тавыклар, сарыклар нәрсә берлән туеналар? — Үсемлекләр берлән. Үсемлекләрне кем туйдырды? — Җир.
Димәк ки, барлык мәхлукат җирдән ризыкланалар.
Инсан ашарга ярый торган нәрсәләрнең барысы белән дә туклана. Ул үсемлекләрне дә, хайваннарны да ашыйдыр.
Җир — һәр җанлыларның ризык биргүчесе һәм анасыдыр.


 
Мәхлукат — хайваннар дөньясы.

(Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том. Истәлекләр. Юльязмалар. Хатлар. Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 368 б.).


 

 

Комментарий язарга


*