ТАТ РУС ENG

Тоз һәм Болыт

Ишәк, тоз төялгән бер җөкне тартып барганда, кечкенәрәк кенә бер су аркылы чыкты. Судан чыккач сизде ки, тоз эреп, җөк шактый җиңеләйгән иде.
Ишәк, моны эченә салып куеп, әгәр икенче мәртәбә Хуҗасы авыр җөк төятсә, су аркылы чыгып җиңеләйтмәкче булды.
Берничә көннән соң Ишәккә янә шул ук юл белән барырга тугъры килде. Ләкин бу юлы җегендә тоз түгел, болыт иде.
Ишәк бу юлы да, җөкне җиңеләйтү уе белән, суга керде. Әмма эш бөтенләй киресенчә чыкты: болытлар суда, һәрбер кисәге үзенә әллә никадәр су җыйганлыктан, гаять авырландылар.
Ишәк никадәр тартып көчләнсә дә, җөкне чыгара алмыйча, шунда батты.


 
Болыт — губка.

(Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том. Истәлекләр. Юльязмалар. Хатлар. Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 368 б.).


 

 

Комментарий язарга


*