ТАТ РУС ENG

Тукай – мөгаллим

1909 елның беренче яртысында Г.Тукай балалар өчен ике китап әзерләү белән мәшгуль. Берсе — «Балалар күңеле» — 1909 елның 23 ноябрендә, икенчесе — «Күңелле сәхифәләр» дигәне 1910 елның 12 апрелендә цензура өстәленнән узып, кибет киштәсеннән урын ала. Бу җыентыкларга кергән шигырьләре вакытлы матбугат аша узмаганнар дип әйтерлек, бик күбесе 1909 елның икенче яртысында, китап өстендә эшләү процессында язылганнар. 1909 елда Тукай, үзе язган тезмә һәм чәчмә әсәрләрне туплап, «Яңа кыйраәт» исемле (кыйраәт — уку) уку китабы чыгара. 1910 елда «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» исемле икенче китабы өстендә эшли. Бусына инде, үз язганнары белән генә чикләнмичә, шул заманның талантлы шагыйрь һәм прозаикларыннан уңышлы һәм мәктәп балалары өчен лаеклы дип тапканнарын сайлап алып кертә.
(И.Нуруллин, «Моңлы саз чыңнары»)

Комментарий язарга


*