Тукай дөньясы

«Фикер» гәзитәсенә генә махсус түгел

Габдулла Тукай (1906)

Языңыз да фикереңезне, фикри фикрә багълаңыз;
Фикридүбән халемезне, «Фикр»ә языб агълаңыз.

Фикреңезгә юл вирермез, дәрҗ идәрмез «Фикр»ә без;
«Мәҗмәгыль әфкяр» намене вирмеш идек «Фикр»ә без,

Фикреңезне сыгъдырыр мәйдане васигъ «Фикр»емез;
Милләтә һәр фикри тәфкирә муасигъ «Фикр»емез.

Языңыз әфкяреңез, улсын мөнәүвәр фикреңез;
Фикреңездер – фикремез һәм фикремездер – фикреңез.

Язмалы, дәрҗ итмәли — гольянә кәлсен фикремез;
Бу гокамәтләр бетеб, дөньяя кәлсен фикремез.

Чөн тәвәллед итсә әфкяр, юлланыр һәр кяремез, —
Фикремез будыр безем, мәгълүмеңез, дәркяреңез.

Та әзәлдин бирле безләр фикремез мәхбүс идек,
Кем капамышдыр бези? Мәхбүс идек, мәэюс идек.

Кәлде форсат ул кафәсләрне дә вәйран итмәя,
Һәм алыб сәрбәст нәфәсләрне дә тайран итмәя.

Фикремез улсын мөҗәддәд, — кыйл хәзәр! Искермәсен.
Һәм дә җәнҗалдан, җидальдән кыл кадәр ис кермәсен.

Фикремез тәфрикы өммәт йилләрен исдермәсен,
Исдереб, тәүхиде милләт юлларын кисдермәсен.

 

Хәзерге әдәби телдә

«Фикер» гәзетасына гына махсус түгел

Фикерегезне языгыз да фикергә фикер ялгагыз;
Фикерләшеп хәлебезне, «Фикер»гә язып елагыз.

Фикерегезгә юл бирербез, бастырып «Фикер»гә без;
«Фикер җыентыгы» исемен бирдек бит «Фикер»гә без.

Бар фикрегезне сыйдырыр: мәйданы иркен «Фикер»нең —
Милләткә фикерләшергә ирек биргән «Фикер»нең.

Фикерегезне языгыз, тик якты булсын фикерегез;
Фикерегездер — фикеребез һәм фикеребездер — фикерегез.

Языйк һәм басып таратыйк, — күп фикерләр кузгалсын;
Бу кысырлык бетеп, дөньяга фикеребез юл алсын.

Чөнки фикерләр кайнаса, эшләр дә алга китәр,—
Бу мәгълүм булсын һәркемгә — шушындый безнең фикер.

Борынгыдан бирле безнең фикеребез тоткын иде;
Кем соң безне мескен итеп тоткында тоткан иде?

Килде форсат кысан читлекләрне итәргә тар-мар,
Килде, иркен сулыш алып, вакытыбыз канат кагар.

Фикеребез торсын яңарып гел, — саклан! Искермәсен;
Үзара җәнҗал-ызгыштан кыл кадәр ис кермәсен.

Фикеребез халыкны таркаткыч җилләр истермәсен,
Истереп, милләтнең берләшү юлын кистермәсен!

 

(«Фикер» гәзитәсенә генә махсус түгел». «Фикер»нең 1906 елгы 24, 31 март, 9, 17, 23 апрель (11-15нче) саннарында, һәр санда икешәр бәйтле итеп, газетаның исеме астында «сәрләүхәсез» (исемсез) һәм имзасыз килеш басылып барган. «4нче дәфтәр»дә (1907) «Фикер» гәзитәсенә генә махсус түгел» исемендә бирелгән. Текст «4нче дәфтәр»дән алынган.

(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).

 

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Фикер» гәзитәсенә генә махсус түгел» (1906) на русский язык:

Не только для газеты «Фикер» («Мысль») (Перевод Виля Ганиева)

Ваши мысли соберите, нанизав одну к другой.
Будем думать, громко плача над скупой своей судьбой.

В «Мысль» несите ваши мысли, их в печать отправим мы.
Мысли нашего народа на простор направим мы…

Всенародную трибуну предоставит вам печать.
Нашу «Мысль» «Букетом мыслей» мы осмелились назвать.

За перо! Да будут мысли освещать пути умам.
Ваши мысли — наши мысли, наши — дороги и вам.

Пусть печатною строкою ваши мысли потекут,
Пусть все раны исцелятся, пусть сольются мысль и труд.

Если мысль у нас родится — быть делам наверняка.
Мы на том стоим. Известно это вам наверняка.

Наша мысль была убогой, наша мысль в плену жила.
И скупая безнадежность с нами в старину жила.

Но пришло иное время: те силки сломать пора!
Пробудившись, на свободе крылья расправлять пора.

Если мысль не притупится, всё пойдет у нас на лад.
Прочь от нас, лихая ссора! Прочь раздор от наших врат!

К единению народа наши мысли держат путь.
Не позволим ветру ссоры между нами злобно дуть.

 

(«Не только для газеты «Фикер». «Фикер» («Мысль») — газета демократического направления, издававшаяся в Уральске с 26 ноября 1905 по 18 мая 1907 г. Издатель и редактор газеты — К.Мутыги-Тухватуллин (1833-1940). Тукай был одним из активных сотрудников газеты. Стихотворение печаталось вначале отрывками (по две — четыре строки) в нескольких номерах газеты «Фикер» (1906, №11-15) без подписи и загл. как обращение редакции к своим читателям, а потом было включено автором в его сборники. Нашу «Мысль» «Букетом мыслей» мы осмелились назвать. Тукай оповещает читателей, что газета предоставляет возможность выражать на своих страницах любые взгляды и мнения (в оригинале буквально: «свод мыслей, мнений»)

(Источник: Тукай Г. Стихотворения: Пер. с татар. — Л.: Сов. писатель, 1988. — 432 с.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз