Государственная Думага
Габдулла Тукай (1906)
Ник җир-ирек алмадың? —
Ах син, Дума, Дума, Дума,
Эшләгән эшең бума?*
Ник бик яшьләй картайдың соң,
Ник мәңгегә калмадың? —
Ах син, Дума, Дума, Дума,
Эшләгән эшең бума?
Ник безне кызганмадың соң,
Коллыктан коткармадың? —
Ах син, Дума, Дума, Дума,
Эшләгән эшең бума?
Залим башлыкларны тотып,
Ник йөрәген ярмадың? —
Ах син, Дума, Дума, Дума,
Эшләгән эшең бума?
Ник куылдың син үзең соң,
Ник кумадың үзләрен? —
Ах син, Дума, Дума, Дума,
Эшләгән эшең бума?
Ник баш бөктең залимнәргә,
Ник тыңладың сүзләрен? —
Ах син, Дума, Дума, Дума,
Эшләгән эшең бума?
Ач-ялангач мужикларга
Кайда ирек, кайда җир? —
Ах син, Дума, Дума, Дума,
Эшләгән эшең бума?
Бирәм дидең, вәгъдә бирдең.
Күрсәт җирең? Кайда? Бир! —
Ах син, Дума, Дума, Дума,
Эшләгән эшең бума?
Депутатларны кудылар,
Черки төсле, «кош» тә «көш»! —
Ах син, Дума, Дума, Дума,
Иткән гайрәтең бума?
Самый важный генерал да
Түлке күрсәтте күкеш,
Ах җанашым, Дума, Дума,
Кыйлган гайрәтең бума?
Әйдә, дустлар, бер тибрәник,
Акны тәңре яклар бит. —
Ах син, Дума, Дума, Дума,
Барлык гайрәтең бума?
Караны бер көн каралтып,
Акны бер көн аклар бит.—
Ах син, Дума, Дума, Дума,
Эшләгән эшең бума?
*«Бумы» сузе «Дума» белән рифмалаштыру өчен «бума» рәвешендә кулланылган.
(«Государственная Думага». «Фикер»нең 1906 елгы 22 октябрь һәм 5 ноябрь (бераз үзгәртелеп) саннарында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. Өчтомлыкта бирелгән. Текст «Фикер»дән алынган.
Шигырь 1906 елның 9 июлендә чыккан патша манифесты нигезендә I Дәүләт Думасының таратылуы уңаеннан язылган.
Ник баш бөктең залимнәргә... – бу сүз бик үк төгәл түгел. Дума таратылганнан соң, аның 230 әгъзасы, Выборг шәһәрендә җыелып, «Халык вәкилләреннән халыкка» исемле мөрәҗәгать кабул итәләр, халыкны хөкүмәткә салым түләмәскә, патша армиясенә бармаска өндиләр. Бу депутатларның һәммәсе дә, кулга алынып, 30 көнгә төрмәгә ябылалар.
Бирәм дидең, вәгъдә бирдең, күрсәт җирең?.. – I Думада закон проекты төзелә һәм аның буенча җир, эре биләүчеләрдән тартып алынып, гади игенчеләрнең хосусый милегенә тапшырылырга тиеш була.
(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Государственная Думага» (1906) на русский язык:
Государственной думе (Перевод Рувима Морана)
(На мотив песни «Ой, душенька Нагима…»)
Что ж ты быстро пала, Дума,
Землю-волю не дала?
Ах ты, Дума, Дума, Дума,
Мало дела, много шума!
Что ж ты рано так увяла,
Хоть еще не расцвела?
Ах ты, Дума, Дума, Дума,
Мало дела, много шума!
Что ж ты нас не пожалела
И оставила в цепях?
Ах ты, Дума, Дума, Дума,
Мало дела, много шума!
Что ж начальников жестоких
Не разбила в пух и прах?
Ах ты, Дума, Дума, Дума,
Мало дела, много шума!
Что ж подверглась ты разгону,
Их самих не разогнав?
Ах ты, Дума, Дума, Дума,
Мало дела, много шума!
Что ж ты гнету покорилась
И своих лишилась прав?
Ах ты, Дума, Дума, Дума,
Мало дела, много шума!
Безземельному бедняге
Говорила: «Не тужи!».
Ах ты, Дума, Дума, Дума,
Мало дела, много шума.
Обнадежила, сулила,
Где ж земля-то? Покажи!
Ах ты, Дума, Дума, Дума,
Мало дела, много шума!
Полномочных депутатов
Царь, как мошек, разогнал.
Ах ты, Дума, Дума, Дума,
Мало дела, много шума!
Только кукиш показал им
Самый важный генерал.
Ах ты, Дума, Дума, Дума,
Мало дела, много шума!
Время, братцы, шевелиться,
Верьте, правду мы найдем!
Ах ты, Дума, Дума, Дума,
Мало дела, много шума!
Час придет, и назовется
Злое — злом, добро — добром.
Ах ты, Дума, Дума, Дума.
Мало дела, много шума!
(«Государственной думе». Стихотворение написано под впечатлением разгона царским правительством I Государственной думы (9 июля 1906 г.). Поэт открыто высказывает свое отношение к этому позорному событию. В стихотворении использованы строй и ритмика татарской шуточной песни «Ой, душенька Нагима». Что ж подверглась ты разгону и т.д. В этих словах Тукая звучит призыв к свержению самодержавия. Где ж земля-то? Покажи! Здесь Тукай иронизирует над беспомощностью Думы в решении насущных вопросов. Самый важный генерал. По всей вероятности, здесь Тукай имеет в виду генерала Д.Ф.Трепова, который во время всероссийской стачки в октябре 1905 г. издал приказ: «Холостых залпов не давать! Патронов не жалеть!»
(Источник: Тукай Г. Стихотворения: Пер. с татар. — Л.: Сов. писатель, 1988. — 432 с.)).