Тукай дөньясы

Хатирәи «Бакырган»

Габдулла Тукай (1906)

Тулган шәһәр чәйханәсе,
Чәйханәсе, мәйханәсе;
Җөмлә татар бай баласы, —
Бән егъламай, кем егъласын.

Кулда бильяр, карталары,
Эчеп сыра, тарта бары:
Бетерү җиңел ата малы, —
Бән егъламай, кем егъласын.

Бигрәк бозык дуст-ишләре,
Кулларында «дюшес»ләре;
Күргәннәр китәр исләре, —
Бән егъламай, кем егъласын.

Артык надандыр үзләре,
Журналлар күрмәс күзләре;
Йоклап үтәр көндезләре, —
Бән егъламай, кем егъласын.

Болар исраф итә нишләп? —
Кала бер көн ирнен тешләп;
Йөри урыс эшен эшләп, —
Бән егъламай, кем егъласын.

Аталары ишан асрый,
Ишан басты безнең гасрый;
Бар һиммәте шуңар хаслый*, —
Бән егъламай, кем егъласын.

Тапкан бунлар җиңел һөнәр:
Көн дә ашка бара унар;
Ярлы-зарлы, димәс, тунар, —
Бән егъламай, кем егьласын.

Дустлар, тугъры юлдан китик,
Ишаннарга һөҗүм итик;
Тозакларын вәйран итик:
Тагы бер кәррә кормасын!

 

*Бар булдыклылыгы шуңа тарта.
Бильяр — биллиард.
«Дюшес» — папирос исеме.
Гасрый — гасырны, чорны.
Вәйран итү — туздыру, бетерү.
Кәррә — кабат.

(«Хатирәи «Бакырган». «Уклар» журналының 1906 елгы 1 июнь санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. Беренче мәртәбә Биштомлыкның 1 нче томына (1985) кертелгән. Текст «Уклар»дан алынган.
XII гасырга караган «Бакырган китабы» күп кенә болгар-татар шагыйрьләре (Мәүла Колый, Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари һ.б.) иҗатына тәэсир иткән. Әлбәттә, Тукайга да йогынтысы зур булган. «Хатирәи «Бакырган» шигыре, исеменнән үк аңлашылганча, «Бакырган» әсәренә хөрмәт йөзеннән яки, кимендә, аның вәзен һәм ритмикасына соклану сәбәпле язылган.

(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904-1908) / төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).

 

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Хатирәи «Бакырган» (1906) на русский язык:

В память о «Бакыргане» (Перевод Рувима Морана)

Вот городская чайхана,
Сынками баискими она
Полным-полна, полным-полна.
Кому же как не мне страдать?

Они гуляют широко,
Пьют пиво, режутся в «очко»,
За счет отцов кутить легко!
Кому же как не мне страдать?

Здесь папиросами «Дюшес»
Дымит компания повес,
Разврата их попутал бес…
Кому же как не мне страдать?

Невежеству их края нет,
Журналов им неведом свет,
Объял их сон во цвете лет.
Кому же как не мне страдать?

Зачем идут они в кабак
И, жизнь растрачивая так,
У русских учатся гуляк?
Кому же как не мне страдать?

А сверх сыновних кутежей
Ишанам платит богатей.
Ишан — вот язва наших дней!
Кому же как не мне страдать?

Нашли святоши легкий труд:
В гостях на дню раз десять жрут,
А с бедняков семь шкур дерут.
Кому же как не мне страдать?

Друзья! Пойдем путем прямым,
Святош ишанов разгромим!
Порвем их сеть, да так, чтоб им
Уж не сплести ее опять!

  

(«В память о «Бакыргане». «Бакырган» — поэтический сборник, приписываемый тюркскому поэту XII в. Сулейману Бакыргани. Тукай пародирует одно из стихотворений этого сборника, используя его строфику и ритмику.

(Источник: Тукай Г. Стихотворения: Пер. с татар. — Л.: Сов. писатель, 1988. — 432 с.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз