Тукай дөньясы

Мактанышу

Габдулла Тукай (1906)

(«Бакырган»нан)

Ишан, ишәк өкешер,
Өкешмәктә мәгънә бар;
Ишәк әйтер: «Мин баймын,
Миндә нукта, җөгән бар».

Ишан әйтер: «Үкермә,
Мин синнән дә бай әле:
Минем чалмам астында
Ат урларга җөгән бар.

Син булсаң да нукталы,
Бик мактанма, туктале;
Мин мактаныйм, син тыңла,
Минем сүзне тот әле.

Мине ишан дигәннәр
Һәрберсе синдәй ишәк,
Минем изгелегемгә
Һичберсе китерми шәк.

Айларны мин нукталыйм,
Һич кызганмыйчук талыйм;
Зур корсаклы байларны
Каезламый туктамыйм.

Булсаң син хайван надан,
Синнән бигрәк мин надан;
Ялкаулык та наданлык —
Бүләк безгә Алладан.

Без халыкны алдыйбыз,
Агуны без «бал» дибез;
Корсак тулгач, милләткә:
— Син аш-сусыз кал, — дибез.

Татарларны мин җигәм,
Минем кулымда җөгән;
Ник җикмәскә, татарлар
Җебегән бит, җебегән.

Кикерсәм дә — изгелек,
Какырсам да — изгелек;
Бер сеңгерсәм — мең сәвап,
Күп яшәсен искелек!

Сиңа сүзем шул, ишәк:
Яхшы булыр килешсәк;
Йөзик ялган эчендә,
Син каек бул, мин — ишкәк.

Булчы син миңа мөрит,
Мине аркаңда йөрет;
Ачыйк гамәл кибете,
Игътикяфләргә керик.

 

Өкешү (өкенешү) мактанышу.
Шәк
шик.
Игътикяф — уразадан соңгы ун көнне мәчеттә гыйбадәт кылып уздыру.

(«Мактанышу». «Фикер»нең 1906 елгы 19 ноябрь (43нче) санында «ахыры бар»лыгы искәртелеп, имзасыз басылган. 1914 елгы «Мәҗмугаи асарь»гә кертелгән. Текст газетадан алынган.
Шигырь «Бакырган китабы» вәзенендә язылган. Ул гына түгел, ике дүртьюллыгында «Бакырган»дагы җөмлә төзелеше һәм күп сүзләре кабатлана. Тукайда «оҗмах» – «ишан»; «тәмуг» – «ишәк»; «фиргавен» – «нукта», «җөгән» сүзләре белән алышынган. Мисал итеп, түбәндәге шигырьне китерик:
Оҗмах, тәмуг өкешер (мактанышыр),    
Өкешмәктә (мактанышуда) мәгънә бар;
Тәмуг әйтер: «Мән баймын,
Мәндә фиргавен һаман бар».
Оҗмах әйтер: «Юк сәндә,
Җөмлә (барча) пәйгамбәр мәндә...»
Тукай шигыренең исеме дә, аңлы рәвештә бу өзекнең эчтәлегенә туры китереп, аңа назыйрә (охшату) рәвешендә куелган.

(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).

 

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Мактанышу» (1906) на русский язык:

Бахвалы (Перевод Рувима Морана)

Ревет ишан, ревет ишак,
И это неспроста!
Ишак гордится: «Я богат,
Есть у меня узда».

Ишан в ответ: «Ишак, постой,
Я тоже не с сумой,
Есть у меня для воровства
Уздечка под чалмой.

Не хвастайся своей уздой,
Пустая голова, —
Кичиться буду я, а ты
Лови мои слова.

Тот, кто ишана чтит во мне,
Тот, как и ты,— осел:
Он верит искренне, что я
Дух святости обрел.

Я граблю жирных богачей,
Я жаден к их добру,
И нет покоя мне, пока
Я их не обдеру.

Ты скот, невежда, я — вдвойне.
Но дело не в словах:
Мое невежество и лень
Мне ниспослал Аллах!

Мы выдаем дурман за мед
И, свой набив живот,
Твердим: без пищи и воды
Терпи, терпи, народ!

Так запрягаю я татар
И сеть свою плету.
Чего зевать, когда они
Привычны к хомуту?

Моя отрыжка — знак святой.
И знак святой — плевок,
Чихну — саваб! И да хранит
Такой порядок бог!

Я так скажу тебе, ишак:
Всегда со мной дружи!
Ты будешь лодкой, я — веслом,
Поплаваем во лжи!

Моим мюридом назовись,
Будь мне опорой впредь,
Откроем лавочку молитв,—
Айда со мной в мечеть!»

 

(Источник: Тукай Г. Стихотворения: Пер. с татар./Вступ. статья Г.Халита. Сост. В.Ганиева, ред. стих. переводов С.Ботвинника, примеч. Р.Даутова. — Л.: Сов.писатель, 1988. — 432 с.).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз