Тукай дөньясы

Сорыкортларга

Габдулла Тукай (1906)

Аристократ-сорыкортлар, калын корсак, кечек башлар;
Ашыйлар соң бирән булган кешеләр, ну гаҗәп, ай-яй!

Вә һәрберсе — губернатор, кикерәләр дөбер-шатыр;
Тамак туйгач төкер-какыр, — бөтен эч май гына, май-май!

Чыгып искене бушатыр, бушаткач сузылып ятыр;
Көнен сартир, төнен сартир — менә һиммәтләре, ай-һай!

Халык батсын да бетсен, тик боларның эчләре күпсен;
Авызлары ачык бик киң, ниең бар: «Дай сюда, дай-дай!»

Ашар безне дә бу корсак, басар тиз, без болай торсак;
Әйа корсак, вәйа корсак, җиһанны капладың, вай-вай!

Боларның һәрбере Каф яки Кавказ таулары микъдар;
Болар ни йотмаган инде, беләмсең, Миңлебай* бабай!

Матур булыр бу корсакларга каршы чаралар корсак;
Тотып ярсак боларны без заман үткәрми, картаймай.

Ярыйк, дустлар, ярыйк дим, чөнки безнең бәхтебез шунда;
Шулар йоткан безем икъбалемезне бер дә кызганмай.

Җитәр инде, җитәр инде, давайте сызганыйк җиңне;
Салып ташлыйк киемне: һич өмид юк җиңне сызганмам.

Һөҗүм кирәк ишаннарга — сорыкорт, гөмбә башларга;
Бетер! Сындыр, кырып ташла, мәгальурра вә билбанзай.

Пәйгамбәрдән калан дин урнына килгән чегәннәрдән
Үзенә башка бер дин, кайдадыр исламымыз, һай-һай!

Эзе дә калмаган диннең, басып киткән мәҗүсиләр;
Моны сизгән мөселманга чыдау мөмкинме җан җанмай?

Ашап яткан сорыкортка кадалдым мисле хәнҗәр мин;
Боларның мәсләге — безне талау бит, бер дә коткармай.

Яза күрмә, җитәр артык, Тукаев, вастырок бар бит;
Куярлар астырып дарга, ятып тор бер дә кузгалмай.

Язам, юк, туктамыйм мин һич, алардан бер дә кот чыкмай;
Нидәндер җаннарым бу куркулардан бер дә сызланмай.

Чебен җанымны чын юлда бирәм бең кәррә, кызганмыйм,
Минем чөн мәсләгем-юлым бөтенләй социаллардай.

Бу мәзһәб — бер зәһәб мәзһәб: фәляхи эстәсәң, фәзһәб**;
Моның саликләре, үлгәнче, ялганнарга алданмай.

 

*Тарихи вә милли татар исемедер (Г.Тукай искәрмәсе).
**Бу юл — алтын юл; котылуны теләсәң, шул юл белән бар.
Мигальурра вә билбанзай — «ура», «банзай» дип кычкырып («Банзай» сүзе японнарда бездәге «ура» диясе урында әйтелә).
Икъбаль — якты киләчәк.
Калан — калган.
Мисле хәнҗәр — хәнҗәр кебек.
Мәсләк — тоткан юл.
Вастырок (острог) — төрмә.
Бең кәррә — мең тапкыр.
Салик — тарафдар.

(«Сорыкортларга». «Әлгасрелҗәдид»нең 1906 елгы 20 июль «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. Текст «Әлгасрелҗәдид»тән алынган.
Каф... таулары – мөселман космологиясендә җирне уратып алган сырты; ул «ачыкланган»ны «ачыкланмаган»нан аерып тора. Мифларга караганда Каф тавында сәмруг кошы яшәгән.

(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).

 

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Сорыкортларга» (1906) на русский язык:

Трутням (Перевод Семёна Ботвинника)

В нашей знати каждый — трутень, толстобрюхий негодяй,
Ну и жрут обжоры эти, поражаюсь, ай-ай-ай!

Каждый — словно губернатор, громко он привык рыгать,
Он нажрется и плюется, в брюхе сала — через край!

Пусть народ утонет, сгинет — только брюхо бы росло;
Пасть разинет: что имеешь, всё отдай, отдай, отдай!

Это брюхо нас задавит, если будем мы молчать;
Ах ты, брюхо, ух ты, брюхо, заслонило мир, вай-вай!

С Каф-горой, с хребтом Кавказским это брюхо я сравню;
Что пожрало это брюхо, знаешь, Минлибай-бабай?!

Будет чудно, если встанем против этих животов;
Друг, пока еще ты молод, их распарывай, сражай!

Мы распорем их, распорем, только в этом к счастью путь,
Наше будущее слопать толстобрюхим не давай.

Так довольно же, довольно, засучи-ка рукава,
Без борьбы надежды нету, ты смелей в нее вступай!

На ишанов, этих трутней, мы должны скорей напасть,—
Так дави, кончай, сметай их с громовым: «ура!», «банзай!».

Где же вера от пророка, где же чистый наш ислам?
К нам пришла иная вера, где же наша — ай-ай-ай?!

От нее следов не сыщешь, мир язычниками полн,—
Видя это, кто же скажет: «Мусульманин, не страдай!»?

В жрущих трутней я вонзился, как отточенный кинжал,
Ремесло их — брать да грабить пострашней вороньих стай…

Не пиши, Тукай, довольно, для таких остроги есть,
А прикажут — могут вздернуть, и виси тогда, Тукай!

Нет, писать не перестану, их нисколько не боюсь,
Не пугают их угрозы, не страшит их злобный лай.

Душу, малую как мошка, я отдам за новый путь —
Лишь путем социалистов, говорю себе, ступай!

Этот путь — правдивый самый, он спасет тебя от зла,
И на нем тебя не сломят низкий лжец и краснобай!

 

(Источник: Тукай Г. Стихотворения: Пер. с татар. — Л.: Сов. писатель. — 1988. — 432 с.).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз