«Уклар» журналында мөхбир уланлара тәнбиһ
Габдулла Тукай (1906)
И «Уклар» мөхбирләре! Кызганмагыз укларны,
Исраф итмәгез укларны, атмагыз сез юк-барны.
Бездән фәрман шул сезгә: патрон берлә не шалить!
Кирәк җиргә атканда, патроннарны не жалеть!
Атучыга әмеребез – укларны кызганмасын!
Атылмышка нәсыйхәт: йөрәге сызланмасын.
Тәнбиһ – хәбәрче-язучы булганнарга кисәтү.
(«Уклар» журналында мөхбир уланлара тәнбиһ. «Фикер»нең 1906 елгы 8 май санында «Шүрәле» имзасы белән басылган.
Үзе исән чакта, бер җыентыгында да чыкмаган. Беренче тапкыр беренче Дүрттомлыкка (1955) урнаштырылган.
Текст «Фикер»дән алынган.
«Уклар» журналының нибары 6 саны (1906, июнь-июль) гына чыгып кала.
(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).