Тукай дөньясы

Үз-үземә

Габдулла Тукай (1906)

Телим булырга мин инсане гали,
Тели күңлем тәгали биттәвали.

Күңел берлән сөям бәхтен татарның,
Күрергә җанлылык вактын татарның.

Татар бәхте өчен мин җан атармын:
Татар бит мин, үзем дә чын татармын.

Хисапсыз күп минем милләткә вәгъдәм,
Кырылмасмы вавы*, валлаһе әгъләм?


*Кырылмасмы вавы – сүз уйнату: "вәгъдәм" дигән сүзнең баштагы «в»ы кырылса, «юк» дигән мәгънәдәге «әгъдәм» сүзе килеп чыга. «Вәгъдә күп булса да, бар да бушка, юкка булмасмы?» дигән мәгънәдә.
Инсане гали – бөек кеше.
Тәгали биттәвали – туктаусыз югары күтәрелүне.

(«Үз-үземә». «Әлгасрелҗәдид» журналының 1906 елгы 15 ноябрь (11нче) санында «Гъ.Т.» имзасы белән чыккан. «4нче дәфтөр»дә (1907) басылган. Текст шуннан алынган.
Шигырьнең исеме астына Тукай «Пушкиннең бер шигыреннән мокътәбәс» дип куйган. Сүз рус шагыйренең «Про себя» дигән дүртьюллыгы (дөрес, аның Пушкин әсәре булуы әле дә исбатланмаган) хакында. Ул түбәндәгечә:
Великим быть желаю,
Люблю России честь,
Я много обещаю –
Исполню ли? Бог весть!
«Әлгасрелҗәдид»тәге «Күрергә шаһлыгын, тәхтен татарның» дигән юл «4нче дәфтәр»дә «Күрергә җанлылык вактын татарның» рәвешендә үзгәртелгән. Гадәтенчә, Тукайның «мокътәбәс» шигырь-тәрҗемәләре, яңа фикер һәм сурәт  өстәлү сәбәпле, оригиналдан шактый күләмлерәк чыккан. «Үз-үземә» оригиналында да бу кагыйдә саклана.

(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).

 

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Үз-үземә» (1906) на русский язык:

Самому себе (Перевод Сергея Малышева)

Чего же я хочу? Великим стать бы мне,
Не зря моя душа стремится к вышине.

Хочу увидеть я, когда народ родной,
Счастливый, забурлит весеннею волной.

Татарам все что мог отдал – и отдаю.
Татарин я всегда, родства не предаю.

Я нации моей желаю многих благ.
Но сбыться ли мечтам? То знает лишь Аллах.

 

(Источник: Тукай Г. Избранное: Стихи и поэмы/Габдулла Тукай; Сост. Г.М.Хасанова, С.В.Малышев. – Казань: татар кн. изд–во, – 2006. – 192  с.).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз