Тукай дөньясы

Байроннан

Габдулла Тукай (1907)

Бераз елдан соң укып бу шигырьне,
Карарсың, бәлки, бу хәсрәтле җырны,

Вә уйларсың: ничек шагыйрь яраткан,
Ничек янган, синең өчен җан аткан.

Белерсең: инде шагыйрь юк, диерсең;
Егылган ул, сирәк мәхлук! диерсең.

Фикер кыйл: шунда, ди, инде ул үлгән,
Йөрәген бу шигырь астына күмгән.


(«Байроннан». «4нче дәфтәр»дә (1907, 1909) басылган. Текст шуннан алынган.
Инглиз шагыйре Джордж Байронның (1788-1824) шигъри әсәрен М.Ю.Лермонтов (1814-1841) «В альбом (из Байрона)» дигән исем белән тәрҗемә итә. Тукай шигыре Лермонтовка иҗади ияру нәтиҗәсендә туган. Бу шигырь Лермонтов тәрҗемәсендә түбәндәгечә:
Как одинокая гробница
Вниманье путника зовет,
Так эта бледная страница
Пусть милый взор твой привлечет.
И если после многих лет
Прочтешь ты, как мечтал поэт,
И вспомнишь, как тебя любил он,
То думай, что его уже нет,
Что сердце здесь похоронил он.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904-1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)). 

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз