Тукай дөньясы

Бер манигы тәрәкъкыйгә

Габдулла Тукай (1907)

Батарсың дим — йөгермә Нилгә каршы;
Кире кайтыр — төкермә җилгә каршы.

Батыр дип мактамаслар — чикмә зәхмәт;
Көчек! Зинһар, дим, өрмә филгә каршы.

Кире төште угы башына, Нәмруд
Атып баккан иде Җибрилгә каршы.

Яһүдләр булды мәгъзуб та кыямәт,
Карышып, күз йомып Инҗилгә каршы.

Хәзәр! «Әхҗаре мин сиҗҗил» дә вардыр
Ходадан — вәсвәсә, тазлилгә каршы*.

Тәнакыз юк мисальдә, и мохатәб**,
Ачулансаң да, чү! — тәмсилгә каршы.

«Тәгали ит», — дисәм сезгә — әрәм сүз!
Сәмалар кинәле хинзиргә каршы***.

Сине дәртләндерер гармунлы җыр бу:
Биерсең, бәлки, бу кадрильгә каршы.

 

*Саклан! «Тәмуг утында кыздырылган ташлар» да бар.
Ходадан — котырту, аздыруга каршы.
**Әлбәттә, бу чагыштырудан каршылык юк, и тыңлаучы.
***Күкләр дуңгызга каршы ачулы.
Манигы  тәрәкъкыйгә — прогресска каршы торучыга.
Тәгали итү — югары күтәрелү.

(«Бер манигы тәрәкъкыйгә». «Әлислах» газетасының 1907 елгы 5 ноябрь (5нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән чыккан. «4 нче дәфтәр»дә (1907; 1909) басылган. Соңгысында шигырьгә: «Яһүдләр булды мәгъзуб та кыямәт,
Карышып, күз йомып Инҗилгә каршы», – дигән ике юл өстәлгән. Текст «4нче дәфтәр»дән (1907) алынган.
Кире төште угы башына, Нәмруд... – мөселман легендар традициясенә караганда, Аллаһ белән көндәшлек итү ниятендә булган мөстәбид (тиран) Нәмруд, Бабил (Вавилон) манарасын күккә кадәр төзи алмагач, дүрт бөркет тоткан сандык эченә кереп, югарыга оча һәм күккә таба ук ата. Җәбраил (Җибрил) фәрештә исә бөтен атылган укларны кире аның өстенә төшерә.
Яһүдләр булды мәгъзуб та кыямәт – борынгы яһүдләрнең Муса пәйгамбәрне тыңламыйча, аның сүзенә күнмичә, Инҗил китабын кире кагулары, шул рәвешчә, Аллаһның каты ачуына мәңге дучар булуларына ишарә ясала.
Әхҗаре мин сиҗҗил (дөресрәге, Хиҗәрәтәм мин сиҗҗил) – бу гыйбарә Коръәннең кимендә өч сүрәсендә («Һуд», 82нче аять; «Хиҗер», 74нче аять; «Фил», 4нче аять) бар. Тәфсирчеләр аны «җәһәннәм утында кыздырылган ташлар» дип аңлаталар.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).

 

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Бер манигы тәрәкъкыйгә» (1907) на русский язык:

Одному противнику прогресса (Перевод Рувима Морана)

Ты против волн не плавай — утонешь: Нил глубок.
Не плюй ты против ветра — вернется твой плевок.

Отчаянным героем тебя не назовут,
Не тявкай, ради бога, ты на слона, щенок!

Когда на Гавриила направил лук Немврод,
Стрела назад упала, хоть метким был стрелок.

Евангелие тщились евреи отрицать,
И вечные мученья за это дал им бог.

Страшись: для тех, кто портит и развращает нас,
Местечко в преисподней Всевышний приберег.

Быть может, и обидны сравнения мои,
Но ты примеры эти оспорить бы не мог.

Сказать тебе «возвысься!» — пустая трата слов,
Поскольку недоступен свинье высокий слог.

Но, увлечен моею припевкой под гармонь.
Теперь кадриль иную не спляшешь ли, дружок?

 

(Источник: Тукай Г. Стихотворения: Пер. с татар. — Л.: Сов. писатель. — 1988. — 432 с.).

 

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз