Тукай дөньясы

Безне урынсыз яманлыйлар

Габдулла Тукай (1907)

Сәдакать бездә юкмыш; булмаса, ялганымыз бардыр;
Нифакъ выставкасында күп медаль алганымыз бардыр.

Нәзафәткә ригайәт юк имеш бездә, — нә бөһтандыр!
Аның чөн йорт саен безнең берәр комганымыз бардыр.

Тагын бездә гыйлем әһле — зыялылар да юк, диләр;
Утыз еллап Бохар, Каргалыда торганымыз бардыр.

Татарда акча юк, байлык та юк дип, юкны сөйлиләр;
Урам тулы, кулын җәеп, бурыч сорганымыз бардыр.

Санагатъ юк, һөнәр юк дип яманлыйлар урынсызга;
Яһүдидән җиңел мал тапкучы ишанымыз бардыр.

Закон белгән юрист юк бездә дип уйлау хата хәтта,
Печән, шалкан базарында закон сатканымыз бардыр.

Табиблек фәне юк дип тә яманлыйлар, ди, дошманнар;
Мәризъләрне ясин берлән сугып екканымыз бардыр.

Мөһәндис барлыгын мөнкир «Көфер почмагы»на барсын;
Күрер шунда: буен-иңен белеп калганымыз бардыр.

Инанмаңыз берәү юктыр диерсә бездә шагыйрьләр;
«Таһир»дән, «Бүз егет»тән, шөбһәсез, узганымыз бардыр.

Уңай тормыш болай да, һич имибез баш яңалыкка;
Котырсыннар бозык яшьләр, алар: чалбарлары тардыр.

Хәрам уен-фәләннәрдән зарар тимәс, Ходай кушса:
«Һидая шәрхе» намендә чуен калканымыз бардыр.

Алар алдарлар алдансаң, җәсүр мөфти дә юк, дирләр;
Мәһабәтле, озын  буйлы Мөхәммәдъярымыз бардыр.

Художниклар вә рәссамнәр дә бардыр, юк диялмаслар,
Мәдинә, Мәккә дип, төрле буяу сатканымыз бардыр.

Җирәнмәслек мөсафирханә һәм ашханә юк, диләр;
«Сарай»дан чисталыкта ким түгел «Болгар»ымыз бардыр.

 

Сәдакать — турылык.
Нифакъ выставкасы — икейөзлелек күргәзмәсе.
Нәзафәткә ригайәт — арулыкка, пакьлеккә әһәмият бирү.
Нә бөһтандыр! — нинди яла бу!
Гыйлем әһле — зыялылар — укымышлылар, интеллигентлар.
Сорганымыз — сораганыбыз.
Санагать — промышленность.
Табиблек — врачлык.
Мәризъ — авыру.
Мөһәндис — инженер.
Мөнкир — инкяр итүче, танымаучы.
Намендә — исемендә.
Җәсүр — батыр.

(«Безне урынсыз яманлыйлар». «Әлислах»ның 1907 елгы 10 декабрь (10нчы) һәм 1908 елгы 8 гыйнвар (14нче) саннарында «Шүрәле» имзасы белән басылган. Шигырьнең башында «М.Һади Ширвани артыннан» дигән сүзләр бар. Димәк ки, әсәр азәрбайҗан шагыйре Мөхәммәд Һадинең (Мөхәммәд Габдессәлимзадә Һади Ширвани) (1879-1920) әлегә ачыкланмаган шигыреннән файдаланып язылган.
Шигырьнең беренче исеме – «Бездә истигъдад бар» («Бездә сәләт бар»).
1909 елда «Безне урынсыз яманлыйлар» «Габдулла Тукаев диваны»нда (Казан, «Шигырьләр көтепханәсе»ннән 8нче дәфтәр) бирелә. «Шура» журналының 1909 елгы 15 февраль санында «Тәкъриз» рубрикасында «Бидаяте ислам». «Тәгълимел Коръән». «Габдулла Тукаев диваны» дигән гомуми исем астында бу җыентык турында түбәндәгеләр әйтелә:
«Габдулла Тукаев диваны» исә мәгълүм шагыйрьләрдән Габдулла әфәнде шигырьләреннән гыйбарәт бер мәҗмугадыр. Башка шигырьләре кабиленнән (кебек) бу диванында улан (булган) шигырьләре һәм гүзәл вә рәгъбәтледер (бу урында – самими, эчкерсез)...»
«Безне урынсыз яманлыйлар» шигыре, башка авторларның әсәрләре белән беррәттән, 1908 елның 2 гыйнварында Казандагы Купеческое собрание залында булган әдәбият кичәсендә сәхнәдән укыла.
Текст «Габдулла Тукаев диваны»ннан алынган.
Көфер почмагы 
– Казанда «Печән базары» мәчете чаты. Традиционалистлар, кадимчеләрнең җыелып, аерым алганда, җәдитчеләрне «яурупача» киенгәннәре өчен хурлаулары белән даны чыккан урын.
«Таһир»дән, «Бүз егет»тән 
– Әхмәт Уразаев-Кормашинең (1855-1883) «Кыйссаи Таһир илә Зөһрә» (1876 – тәүге басмасы) беяән «Кыйссаи Бүз егет» (1874) дастаннары күздә тотыла.
«Һидая шәрхе» 
– Борһанетдин Әбүл-Хәсән Гали бине Әбубәкер әл-Мәргиланинең (1152-1192) хәнәфи фикъһе буенча китабы күздә тотыла. Мәдрәсәләрдә укытылган.
... Мөхәммәдьярыбыз бардыр
 – Мөхәммәдъяр Мөхәммәдшәриф улы Солтанов (1837-1915), «Башкорт» сословиесеннән, «Башкорт-мишәр гаскәре» («Башкиро-мещерякское войско») офицеры, кантон башлыгы. 1886 елда мөфти итеп раслана.
«Сарай»... «Болгар»ымыз бардыр – Казанның Печән базары тирәсендәге кунакханәләр («номерлар»).
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).

 

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Безне урынсыз яманлыйлар» (1907) на русский язык:

На нас напраслину возводят (Перевод Рувима Морана)

О нас как будто правды нет… Зато обману нет преград!
Медали с выставки ханжей у многих на груди блестят.

Что чистоты мы не блюдем — бессовестная клевета:
По одному на каждый дом кумганы у татар стоят.

Твердят: у нас ученых нет. Но есть немало мудрецов,
Что в Бухаре и Каргалы учились тридцать лет подряд.

А говорить, что у татар нет капиталов,— сущий вздор,
Когда просящими взаймы у нас все улицы кишат.

Промышленности нет? Навет! Жадней, чем ростовщик-еврей,
У нас ишан-грабитель есть, чужим имуществом богат.

Твердят: юристов нет у нас. Но выйди на Сенной базар
Тебе, как сено и овес, продаст законы адвокат.

«У вас и медицины нет!» — враги охаивают нас.
Но это ложь! Больных у нас ясином ревностно морят.

Нет инженеров? Скептик пусть «Неверных угол» посетит
Специалисты там его измерят с головы до пят!

Не верь, что здесь поэтов нет, ведь и «Тахир» и «Бузджигит»
Бледнеют явно перед тем, что сочинители творят.

Живем, как жили в старину, пускай беснуются юнцы,
Брючонки узкие у них и сшиты на новейший лад.

Запретных зрелищ суета, бог даст, не причинит вреда:
У нас есть «Хидая шархи» — надежнейшая из оград!

Нет бравых муфтиев, твердят. Но есть у нас Мухамедьяр.
Высок, осанист,  величав.  Поверь,  не муфтий — сущий клад!

Никто не смеет утверждать, что нет художников у нас,—
Мединой, Меккою назвав, мазню любую вам всучат.

Кто сетует, что не найти у нас приличных номеров?
У нас «Булгар» по чистоте «Сараю» равен, говорят.

 

(Источник: Тукай Г. Стихотворения: Пер. с татар. — Л.: Сов. писатель. — 1988. — 432 с.).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз